Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Медицина хезмәткәрләре “Сәламәтлек-2015” спартакиадасында Нурлатта очрашты

Икееллык тәнәфестән соң, медицина хезмәткәрләренең "Сәламәтлек-2015" спартакиадасы старт алды. Медиклар соңгы тапкыр үз коллегалары белән спорт мәйданчыгында 2012 елда, шулай ук Нурлат җирендә очрашканнар иде.

Традиция буенча Спартакиадада Кама аръягына караган җиде район катнашты. Иң элек аларны район башлыгы Равил Кузюров исеменнән район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни үсеш буенча урынбасары Әлфия Галәветдинова сәламләде, уңышлар, яңа рекордлар теләде.
Нурлатның медицина хезмәткәрләре үз спартакиадаларына гимназия базасында әзерләнгәннәр. Спорт формасын да кайгыртканнар.
- Быел 36 комплект спорт формасы, бассейнга 50 абонемент сатып алдык. Шәһәреәездә тулы мөмкинлекле спорт базасы бар. Һәм, бездә ярышлар югары дәрәҗәдә оештырылганга күрә, республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы бу юлы да Спартакиаданы Нурлатта үткәрергә булды, - диде Нурлат район үзәк хастаханәсе баш табибы Марат Йосыпов. Үзе дә волейбол командасы әгъзасы булган баш табиб медицина хезмәткәрләренең ак халатларын спорт формасына алыштыруның асылын башкаларга үрнәк булып, аларны да сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итүдә күрә. Кызганычка каршы, бүгенге көндә Нурлатта .... кеше наркологик кабинетта исәптә тора. Шуларның берсе генә булса да зарарлы гадәтеннән арынып, спортка тартылса, мондый спорт ярышларының тикмәгә генә узмавын раслаячак, диләр медиклар.
Ә бу вкытта спортчылар ярыш мәйданнарына таралды. Тамашачылар йөзүчеләрне кызыксынып күзәтте. 25әр метрлы катнаш эстафетада һәр командадан 4 катнашучы куелды. Биредә алдынгылык аксубайлыларда булды. Нурлат волейболчылары да, беренче матчларын отып, ярышлар алдыннан ук үзләренең җиңүгә омтылышларын күрсәттеләр. Гомумән, Нурлат хастаханәсе волейболчылар һәр спартакиадада нәтиҗәле чыгыш ясыйлар: 2012 елда да I урын алганнар иде. 2010 елда медхезмәткәрләрнең волейбол командаларын табиб-онколог, команда капитаны Айрат Бакиров оештырган. Ә Нурлат ЦРБсының ир-атлар командасы аркан тартышуда җиңде. Кызганычка каршы, бу уңышлар гомуми нәтиҗәгә әлләни йогынты ясый алмады: пьедесталга Әлки, Яңа Чишмә һәм Аксубай командалары күтәрелде. Әмма спартакиада хуҗаларын бу әлләни кайгыга салмады. Чөнки алар тулаем алганда бурычларын үтәделәр: сламәт яшәү рәвешенә омтылышларын күрсәтә алдылар бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат