Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

“Меңьяшәр Киеклем”

Туган авылының үткәнен, халкыбызның гореф-гадәтләрен чын күңелдән ихтирам иткән Нәбиулла Абдуллинның "Меңьяшәр Киеклем" дип аталган тагын бер китабы дөнья күрде.

Автор - киң эрудицияле, ачык күңелле, тынгысыз йөрәкле, максатчан кеше. Киекле авылы тарихын тирәнтен өйрәнеп 480 битле затлы китап бастырган. Китапта авылыбыз тарихы, аның безгә үрнәк булырлык, сагынып сөйләрлек шәхесләренең тормыш юллары, хезмәтләре яктыртылган. Автор һәр нәсел турында аларны йөрәге белән тирәнтен аңлап, яратып, зурлап, олуг хөрмәт күрсәтеп, ватан һәм милләт язмышы яссылыгына куеп язган. Шулай итеп, ул Киекленең 1630 еллыгына сокланып кулга алырлык авыл тарихын бастырып чыгарды. Моның өчен без иң беренче, барлык туганнарына, авылдашларына ихтирамлы, туган җылысын саклаучы, үзенең бөтен гомерен мәгарифкә багышлаган Нәбиулла Хәйрулловичка һәм аның гаиләсенә чиксез рәхмәтле.
Басманың дөнья күрүендә төп чыгымнарны үз өсләренә Әхәт Галәветдинов һәм Робер Вәлиев алганнар. Автор киләчәктә китапның икенче томы булыр дигән өметтә кала.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Киекле яћа китап Нђбиулла Абдуллин

2
X