Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Җәмәгать тәртибен алар саклый

Авыл җирлекләре җыеннарының һәрберсендә участок инспекторларының хисабын тыңлау - гадәткә кергән хәл. Быел да Киекле һәм Яңа Иглай авыл җирлекләре җыеныныда Фәнис Тямаев һәм Алмаз Мөхәммәтҗанов җирлекләрдәге ситуациягә анализ ясап чыгыш ясадылар.

Һәр икесе дә халык белән очрашу форсатын тагы бер мөһим максатка-көнүзәк темалар буенча аңлату эшләре үткәрүгә дә файдаланырга булганнар. Ә сөйләшү өчен темалар җитәрлек, аларны тормыш үзе бирә тора. Авыл халкын соңгы вакытта киң таралыш алган социаль мошенниклар кармагына эләгүдән сакларга, шикле кешеләргә яки кирәкмәгән китаплар тарату очракларына юлыкканда, тизрәк полициягә хәбәр итәргә кирәклеген тагы бер кисәтсәң дә зыянга түгел. Террор куркынычы, милләтара яки динара дошманлык уты салырга маташучыларга карата да вакытында чара күрү кирәк. Участок уполномоченныйлары бу хакта йорттан-йортка йөреп тә аңлаталар, листовкалар да эләләр, мәктәпләрдә дә чыгыш ясыйлар. Әлбәттә, авыл җирлекләре башлыклары белән тыгыз элемтәдә тору да бик мөһим.
- Бүген авыллардагы 6 һәм шәһәрдәге 4 участок уполномоченныйлары - барысы да халык белән аралаша белгән, һәр сигналга вакытында игътибар итә торган хезмәткәрләр, - ди Россия МВДсының Нурлат бүлеге җәмәгать иминлеген саклау буенча бүлек начальнигы Фаиз Низаметдинов. - Аларга карата таләпләр елдан ел арта тора.
Бәлки, шуңа анда кадрлар туплау белән кыенлыклар килеп тугандыр да. Фаиз Мәҗитович әйтүенчә, бүген аларга 6 участок уполномоченные кирәк икән әле, шуңа да гамәлдә булганнарына нагрузка тагы да зуррак төшә. Алмаз Мөхәммәтҗанов исә Яңа Иглай авыл җирлекләренә кергән 6 авылдан тыш Югары Нурлат, Түбән Нурлат һәм Ключи авылларына хезмәт күрсәтә. Шәһәргә янәшә булган авыллар белән эшләүнең үз үзенчәлекләре, биредәге җәмәгать тәртибенә шәһәрлеләрнең дә тискәре йогынты ясавы бик ихтимал, мошенниклар да акчалы урыннарны сагалап кына йөри. Уяулык, участок уполномоченныйларының сүзенә колак салу бик мөһим. Шуңа җыеннар, башка характердагы массакүләм чараларны хокук саклаучылар һәр ике як өчен файдага җигәргә тырыша да Алмаз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат