Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Мигрантларга квоталар билгеләнде

Россия Хөкүмәте киләсе елдан мигрантларга алкоголь продукциясен сатарга рөхсәт итәчәк. 2013 елда чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү турындагы 2012 елның 1 декабрендәге карарны РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев имзалады.

- Хөкүмәтнең ваклап сату һәм спортка чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итүгә квота билгеләүне күздә тоткан карары һәр елны чыгарыла. Берничә еллар дәвамында мигрантларга палаткаларда, базарларда, кибеттән тыш теләсә нинди нокталарда, шулай ук ваклап сәүдә итү челтәрләрендә фармацевтик препаратлар һәм алкоголь, шул исәптән сыра да сату тыелып килде. Спорт оешмалары өчен бу квота моңа кадәр аларда эшләүчеләрнең гомуми саныннан 25 процентын тәшкил итә иде. 2013 елга булган карарда алкоголь сатудан тыш, барлык пунктлар да үз көчендә калды. Хәзер алкоголь продукциясе белән сәүдә итәр өчен чит ил хезмәткәре алырга рөхсәт ителә, әмма алар предприятиедәге эшчеләр санының 25 процентыннан артык булырга тиеш түгел, - дип аңлатма бирде райбашкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Роберт Газизуллин.
Мигрантларга тиешле квотаны арттыру рөхсәт ителгән хуҗалык субъектлары 2013 елның 1 гыйнварена кадәр файдаланылучы чит ил хезмәткәрләре санын, РФ хезмәт законнарын истә тотып, гамәлдәге карарга туры килерлек итәргә тиеш, диелә карарда.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мигрантлар РФ Хљкњмђте