1 октябрьдән 31енә кадәр Россиядә микро халык санын алу үткәрелә. Нурлатта сан алу 3 октябрьдән старт алачак.
- Безнең район һәм шәһәрдә микросан алу Мәктәп урамындагы 148 һәм Чулпан авылындагы 160 йортны колачлаячак, - ди бу уңайдан Әлмәт дәүләт статистика бүлегенең Нурлат районындагы баш белгече Наилә Алиева. - Сан алу белән ике белгеч мәшгуль булачак. Алар бу чорда һәр йортта булып, шунда фактик яшәүче халыкның исәбен алачаклар. Анкетага 26 сорау кертелгән, җаваплар шунда ук планшетлар ярдәмендә электрон сорау алу битләрендә теркәлә барачак.
Анкетада кешенең җенесе, яше, гаилә хәле, белеме, йорт хуҗалыгының торышы кебек гадәти сораулар белән бергә халыкның репродуктив планнарына һәм аларның үтәлү шартларына кагылышлылары да бар. Алар нигездә миграцион хезмәт, медицина, демографик хәл турында. Болар социаль программалар булдыру һәм россияләрнең тормышын яхшырту максатыннан кирәк.
Нет комментариев