Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Милли көрәш: Мамадыштан Нурлат командасы III урын алып кайтты

Нурлатның үсмерләр көрәш командасы республика беренчелегендә өченче урын алып кайтты. 1999-2000 елгы яшь көрәшчеләр арасындагы әлеге ярышлар 19-21 февральдә Мамадышта үтте. Анда 45 командадан 400дән артык көрәшче бил алышкан.

Беренчелектә исә спорт мәктәбе тренерлары Раил Рәхмәтуллин, Илфат Гыймадиев, Илсур Вәлиев, Расих Сәмигуллин һәм Илшат Әһлиуллин шәкертләре катнашкан. Район башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлегеннән әйтүләренчә, бу яшьтәге спортчыларның 2002 елдан бирле призерлар арасына эләккәннәре булмаган икән. Быелгы беренчелектә исә Нурлат командасының очколар янчыгына Дмитрий Михеев, Адель Сафин (4нче мәктәп), Станислав Григорьев, Илшат Җәләев, Ленар Әхмәтсафин (№8), Илнур Шәйдуллин (Чулпан), Салават Миннебаев, Сергей Французов (№9) һәм Илнур Зиннуров (№1) кебек көрәшчеләребез үзләреннән зур өлеш кертә алганнар. Алар барысы да ДЮСШ шәкертләре. "Чыннан да, бу ярышларга ныклап әзерләнгән идек - күрәсез, бушка булмаган. Бу уңайдан районның көрәш федерациясе президенты, Дәүләт Советы депутаты Илгиз Салиховның ярдәмен дә билгеләп үтәсе килә", - ди ДЮСШ тренеры Раил Рәхмәтуллин.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат Милли көрәш

2
X