Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Мөһим тармаклар

Торак төзелеше һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүгә, 2011 елда терлекчелектә нәтиҗәләргә багышланган республика киңәшмәсе видеоконференция режимында узган җомга көнне булды. Аны ТР Премьер-министры Илдар Халиков алып барды.

Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин программаларның үтәлеше, шул исәптән 2012 елда торак төзелеше барышы, социаль ипотека, сугыш ветераннарының торак шартларын яхшырту, күпфатирлы инвестицияле торак, авария хәлендәге торакны бетерү кебек мәсьәләләр белән таныштырды. Премьер-министр ветераннарга кагылышлы мәсьәләләргә аерата игътибарлы булырга чакырды.
ТРның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов шәхси ярдәмче хуҗалыкларның үсеше, гаилә фермалары төзелеше һәм 2011 елда терлекчелек тармагының нәтиҗәләре турында мәгълүмат бирде. Ул елның беренче ае нәтиҗәләре буенча кайбер районнарда әлегә сөт җитештерүнең үсеше күзәтелми, диде. Шулай ук терлекчелек тармагына кыскача анализ да ясады. Баш санының кимүен әйтте, әмма ветеринарлар булган җирләрдә хәл яхшы, диде ул.
Видеокиңәшмәдән соң район башлыгы Наил Шарапов сүзне төзелеш оешмалары һәм башка службалар җитәкчеләре һәм вәкилләре белән дәвам итте. "Респект СП" төзелеш оешмасына сугыш ветераннарының торак шартларын яхшырту программасы буенча төзелүче 18 фатирлы торак йортны 15 февральгә төгәлләргә кирәклеген искәртте. Шулай ук хастаханәнең неврология бүлегендә дә эшләрне тизләтергә кушылды.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ТКХ Видеокићђшмђ

2
X