Нурлат-⁠информ
  • Рус Тат
  • Нурлатта Мистер һәм Мисс Яшь гвардияче ачыкланды

    Узган атнада "Бердә Россиянең Яшь Гвардиясе" яшьләр иҗтимагый оешмасының актвистлары арасында "Нурлат шәһәренең Мисте һәм Мисс Яшь гвардиячесе-2014" конкурсы үтте. Ул район башкарма комитетының яшьләр эшләре-спорт бүлеге һәм мәгариф идарәсе ярдәмендә уздырылды.

    Конкурста катнашучылар үзләре турында сөйләделәр, проектларын тәкъдир иттеләр һәм дебатларда катнаштылар. Конкурсантларны бәяләгәндә үз фикереңне дөрес һәм төгәл итеп җиткерү, үз позицияңне яклау һәм сәхнәдә үз-үзеңне тоту кебек таләпләр исәпкә алынды.
    Һәр катнашучы берәр проект тәкъдим итте. Мисал өчен, жюри хөкеменә мәктәпләрдә җенси тәрбия дәресләре кертү, яшүсмерләр өчен скейт-парк һәм палаткалы лагерь оештыру проектлары тәкъим ителде. Жюри исә 2нче мәктәп укучысы Виктория Григорьеваның шәһәрдә скейт-парк булдыру идеясен югары бәяләде, өстәвенә, кайбер нурлатлылар бу фикерне социаль челтәрдә дә күтәреп чыккан иде. Жюри әгъзасы, "Шикәрче" ТОСы рәисе Татьяна Фадеева идея бик яхшы һәм аны гамәлгә ашыру яхшы булыр иде, диде. Һәм үз чиратында ярдәм дә вәгъдә итте.
    Конкурста хәлиткеч этап дебатлар булды. Конкурсантлар "Кырысрак хөкем җинаятьчелек дәрәҗәсен киметәчәк" һәм "РФда мәҗүбри хәрби хезмәт срогы ике елга озайтылырга тиеш" дигән темаларга фикерләрен уртаклаштылар. Конкурсның бу этабында 1нче мәктәптән Айгөл Әлимова һәм Нәфис Гыйльфановның сүзләре аерата инандырырлык иде.
    Жюриның ахыр нәтиҗәләре буенча "Нурлат шәһәренең Мисс яшь гвардиячесе-2014" титулына Виктория Григорьева, "Мистер Яшь гвардияче-2014" исемент Нәфис Гыйльфанов лаек булдылар. Конкурс җиңүчеләрен 30 октябрьдә, көзге каникулларга багышланган тематик кичәдә котлаячаклар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: Нурлат
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: