Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Мәктәп букчасының авырлыгы күпме булырга тиеш

Мәктәп букчасы белән баланың сәламәтлеге арасында турыдан-туры бәйләнеш бар. Бу букчаның чиктән тыш авырлыгы, аны дөрес сайламау һәм киеп йөрмәү белән аңлатыла. Әлеге мәсьәләне хәл итү юллары бармы? Мәкаләдә шул сорауларга җавап бирербез.

 

Дәреслекләрнең авырлыгына карата таләпләр катгый

"Күптән түгел бишенче сыйныфта укучы улыма операция ясадылар. Табиблар ярты ел буе 2-2,5 килограммнан да авыррак йөк күтәрергә ярамый дип кисәтте. Мәктәп букчасын үлчәп караган идем, авырлыгы 3-4 килограмм тирәсе булып чыкты. Ә бит әле тагын спорт формасы, алмаш аяк киеме дә бар. Мәктәпкә кадәр үзебез илтәбез анысы. Тик дәресләр вакытында үзенә күтәререгә туры килә бит. Белүемчә, мәктәп букчаларының авырлыгы буенча билгеле бер нормативлар бар, алар үтәләме икән?"

Редакциябезнең кизү телефонына Нурлатта яшәүче Ләйсирә Сәмировадан шундый сорау алгач, әлеге мәсьәләне үзебез дә тикшереп карарга булдык.

Иң элек, мәктәп букчаларының авырлыгы нинди булырга тиеш, шуңа ачыклык кертик.

"Дәреслекләр һәм уку әсбаплары комплектының көндәлек авырлыгы һәр сыйныф өчен төрлечә билгеләнгән. 1-2нче сыйныфларда ул – 1,5 кг, 3-4нчедә – 2 кг, 5-6нчыда – 2,5, 7-8нчедә – 3,5, 9-11нче сыйныфларда 4 кг.нан артып китәргә тиеш түгел, – диде Роспотребнадзорның баш белгеч-эксперты Алсу Әбделганиева. – Моннан тыш, гомуми һәм профессиональ башлангыч белем бирү өчен дәреслекләр бастыруның гигиеник таләпләре дә гамәлдә. Алар һәр дәреслекнең нинди авырлыкта булырга тиешлеген билгели. Әйтик, 1-4нче сыйныфларда бер басма 300 граммнан да авыррак булырга тиеш түгел. 5-6нчы сыйныфларда әлеге чик – 400 грамм, 7-9нчыда – 500, 10-11нчедә 600 грамм тәшкил итә".

СанПиНның әлеге таләпләре дөреслеккә туры киләме икән, эксперимент үткәреп карыйк әле. Мисалга бишенче сыйныф дәреслекләрен алдык. Аларны үлчәү нәтиҗәсендә биология фәне дәреслеге – 300 гр., әдәбият – 400 гр., география – 250 гр., татар әдәбияты – 250 гр., рус теле – 300 гр., тарих – 380 гр., математика – 450 гр. авырлыкта булып чыкты. Күренгәнчә, әлеге исемлектән бары математика дәреслегенең авырлыгы гына нормадан артыграк. Нурлат гимназиясенең 5б сыйныфы өчен дүшәмбе көнгә төзелгән расписаниедә 6 – биология, музыка, тарих, математика, рус теле, әдәбият дәресләре урын алган. Дәреслекләрнең гомуми авырлыгын кушабыз: 1 кг 830 гр. килеп чыкты. Дәфтәрләр һәм ручка-карандашлар кебек уку әсбапларын өстәсәк тә, букчаның эчке авырлыгы нормадан артып китәргә тиеш түгеллеге аңлашыла. Әгәр дә инде букчаның авырлыгы нормадан артып китә икән, уку әсбапларын җентекләп тикшерү зарур, бәлки аларның кайберләрен көн саен йөртергә кирәкмидер дә. Еш кына укучылар, расписаниене аңлап бетермичә, яисә игътибарсызлыклары аркасында артык дәреслекләр һәм дәфтәрләр дә күтәреп йөри. Башлангыч сыйныф укучыларының яраткан уенчыкларын тыгып барулары да еш күзәтелә.

Шул ук вакытта букчаның оптималь авырлыгын исәпләп чыгару өчен, баланың шәхси үзенчәлекләрен дә исәпкә алырга кирәк. Бу уңайдан укучы авырлыгының 15 процент күләменнән авыррак булган букча сатып алырга киңәш ителми.

 

 

Мәктәп букчасын җиңеләйтү өчен нишләргә?

Алсу Әбделганиева буш букчаларга карата куела торган таләпләрне дә атады. Мисал өчен, 1-4нче сыйныф укучылары өчен буш букчаның авырлыгы 700 граммнан да артык булырга тиеш түгел икән. Улы 1нче сыйныфта укучы коллегам Лилия Сәгъдиевадан мәктәп букчасын буш килеш үлчәп каравын сорадым – 1 кг.га берничә грамм гына җитми булып чыкты. Бу да бала җилкәсенә өстәмә йөк, дигән сүз.

Киекле мәктәбе директорының уку-укыту мәсьәләләре буенча урынбасары Индира Әхмәтвәлиева башлангыч сыйныфларда 30 ел белем бирә, һәм, үз тәҗрибәсеннән чыгып, мәктәп букчаларының авырлыгын контрольдә тоту буенча кайбер фикерләре белән уртаклашты.

"Балалар еш кына расписание буенча кирәкмәгән дәреслекләр алып килергә, яисә китапханәдән алган китапны берничә көн букчаларында йөртергә мөмкиннәр, – диде ул. – Моны булдырмас өчен мин, гадәттә, көн саен дәресләрдән соң укучыларга иртәгә нинди дәреслекләр алып килергә кирәклеген әйтеп җибәрәм, дәфтәрләренең дә тиешле фәннәр буенча гына икәнлеген тикшерәм. Мәктәптә алмаш аяк киемен калдыру өчен мөмкинлекләр бар, спорт формасын да атнага бер тапкыр гына алып киләләр, ул сыйныф бүлмәсендә саклана. Минем сыйныфта Киекле, Богдашкино, Кизләү һәм Үрнәк авылларыннан 13 бала белем ала. Аларның 11е продленкага йөри. Әлбәттә, продленкада өй эшләрен эшләгәннән соң, дәреслекләрне сыйныф бүлмәсендә калдыралар, бу да балаларны артык йөк күтәрүдән азат итә. Технология дәресенә кирәкле уку әсбапларын да алып кайтып йөрмиләр, кирәк булганда гына тулыландыралар".

 

 

Индира Нәбиулловна балаларны 1нче сыйныфка кабул итәр алдыннан ата-аналар белән нинди мәктәп букчасын сайларга кирәклеге турында да әңгәмә үткәрүен әйтте. Укучы җилкәсенә аскан букча көндез дә, көннең караңгы вакытында да күренеп торырга тиеш. Моның өчен ачык контраст төстәге букча сатып алырга һәм аңа, һичшиксез, ут кайтаргыч элементлар ябыштырырга кирәк.

 

Букча сыйфатлы, ышанычлы, имин булырга тиеш

Хәзер кибетләрдә букча һәм портфельләрнең нинди генә төрләре юк. Аларны озак хезмәт итсен һәм баланың сәламәтлегенә зыян китермәсен өчен ничек дөрес сайларга соң?

"Китап-дәфтәрләр һәм уку әсбапларын йөртү өчен төрле төрдәге сумка һәм портфельләргә  караганда махсус мәктәп букчасын куллану дөресрәк, – дип киңәш бирде Алсу Әбделганиева. – Аның җилкә каешы шактый киң – 4-4,5 сантиметр булса яхшы. Моннан тыш, ул форманы сакларга, укучының аркасына тыгыз итеп тиеп торырга, җиңел, нык, су үтми һәм җайлы чистартыла торган материалдан тегелгән булырга тиеш".

Шуны да әйтик, укучыларның букча-рюкзакларының үлчәме, авырлыгы, конструкциясе, алар җитештерелгән материалларның санитар-химик, токсикологик иминлек күрсәткечләре Таможня берлегенең "Балалар һәм яшүсмерләр өчен билгеләнгән продукциянең куркынычсызлыгы турында"гы техник регламенты белән көйләнә. Моннан тыш, букчаларның маркировкасында кулланучының яше турындагы мәгълүмат та булырга тиеш.

Мәктәп букчаларын дөрес киеп йөрү дә әһәмияткә ия. Роспотребнадзор киңәшләренә караганда, китаплар һәм уку әсбаплары салынган букчаны җилкәгә асып йөрү йөкне тигез бүләргә мөмкинлек бирә, дөрес буй-сын формалаштыра, кулларны азат итә, иң мөһиме – сулыш алу органнары һәм кан әйләнеше системасының эшчәнлегенә комачауламый. Шуны истә тотарга кирәк: букчаның артык авырлыгы, яисә аны бер җилкәгә генә асып яки кулда тотып йөрү балаларда төз буй-сынның бозылуына, ягъни сколиоз барлыкка китерергә мөмкин.

 

 

Нурлатта ел саен 15-20 балада сколиоз авыруы ачыклана

Нурлат районы үзәк хастаханәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, районда ел саен уку елы башланыр алдыннан үткәрелә торган медицина тикшерүләре вакытында тагын 15-20шәр балада сколиоз ачыклана икән.

 

 

"Очракларның 90-95 процентында сколиоз авыруы тумыштан түгел, ә нинди дә булса сәбәпләр белән килеп чыккан була. Балаларга сколиоз башлану куркынычы аеруча 6-7 һәм 12-15 яшьләрдә, ягъни сөякләр интенсив үскәндә яный, – диде бу уңайдан Нурлат районы үзәк хастаханәсе баш табибы, табиб травматолог-ортопед Айдар Сәгъдиев. – Мәктәп укучысының буй-сынын боза торган факторларның берсе – букчаның авырлыгы һәм аны дөрес кулланмау. Булачак укучыга мәктәп букчасы сатып алганда арткы ягы ортопедик булган модельләргә игътибар бирергә кирәк. Конструкция йомшак көпшәкле материал белән капланган каты каркастан гыйбарәт, аның аркага тиеп тора торган арткы өлеше фактуралы һәм рельефлы булырга тиеш. Ортопедик букча ярдәмендә бала авырлыкны бик тоймаячак, чөнки ул хәрәкәт иткән вакытта бөтен аркага тарала. Букчаның анатомик арткы өлеше уңайлылыкны тәэмин итеп, бер үк вакытта сколиоз һәм умыртка сөяге кәкрәюен профилактикалауга ярдәм итәчәк. Соңгы мәгълүматларга караганда, балаларның 30-60 процентында буй-сынның дөрес формалашмавы күзәтелә, бу аларның 15-20 процентында сколиоз башлануга китерә. Шуңа күрә сколиоз авыруын кисәтү буенча чараларны балалар тугач ук башларга кирәк". 

Балаларда сколиоз барлыкка килүен профилактикалау һәм аны дәвалау өчен Айдар Рөстәмовичтан берничә киңәш:

• Баланың караваты йомшак булырга тиеш түгел, әлеге мәсьәләне махсус матрас сатып алып хәл итәргә мөмкин.

• Баланың өстәл артында дөрес утыруы – бер кулына ятмавы, аягын бөкләп, яисә яны белән борылып утырмавы мөһим. Ут яктысы дәфтәргә сул яктан төшәргә тиеш.

• Балаларның аз хәрәкәтләнүе, яисә бер үк төрле күнегүләр белән мавыгуы да буй-сынның бозылуына китерергә мөмкин. Мәктәптә парта артында утырганнан соң физик күнегүләр ясарга, спорт белән шөгыльләнергә кирәк.

• Дәвалау гимнастикасы комплексы мускуллар, аеруча арка мускуллары көчен арттырырга ярдәм итә, димәк, умыртка баганасының кәкрәюен булдырмый. Мондый гимнастиканы көн саен ясарга кирәк. Мисал өчен, арткы як, аяк үкчәләре, җилкәләр белән стенага тигезләнеп басарга һәм шулай 15 минут торырга мөмкин.

• Сколиоз булганда балаларга йөзү белән шөгыльләнергә киңәш ителә, чаңгыда шуарга мөмкин. Ә менә сикерү, акробатика, теннис, спорт гимнастикасы кебек актив спорт төрләре белән мавыкмау хәерлерәк, алар умыртка баганасының селкенүенә китерә.

 

Әлбәттә, сколиозны дәвалаганчы, булдырмый калу күпкә җиңелрәк. Аны кисәтүнең күпсанлы ысулларының берсен бүгеннән үк тормышка ашыра башлагыз – балаларыгыз букчаларының авырлыгын контрольгә алыгыз. Дөрес һәм матур буй-сынның сәламәтлек чыганагы булуын онытмагыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев