Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Мәктәпләр, бакчалар төзелә

Салкын һава торышы ремонт эшләрен калдырып торырга сәбәп түгел. Хәзер алар шәһәрнең "Кыңгырау" һәм Мамык авылы бакчаларында бара.

Кормышта Хафизов исемендәге колхозның элеккеге административ бинасын мәктәпкәчә учреждение итеп ясау белән шөгыльләнәләр. Хәзер биредә "Строитель" ОООсы тышкы эшләр - фасадны ремонтлау белән мәшгуль. Алга таба тимер юлчылар бистәсендәге элеккеге поликлиниканы да "Алтын ачкыч" дип аталачак балалар бакчасы итеп үзгәртү планлаштырыла. Ә 2013 елның гыйнвар аенда Чияле Алан һәм Кече Камышлыда башлангыч мәктәпләр ачылачак. Аларда түбә алмаштырылган, пластик тәрәзәләр куелган һәм тимер керү ишекләре яңартылган. Мәктәпләрнең икенчесенә инде бу көннәрдә җылы да бирәчәкләр. Яңа елдан бу авылларда 7 һәм 9 бала парта артларына утырачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат "Строитель" ОООсы колхоз