Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Мәктәпләр һәм ФАПлар ремонтланачак

ТР Президенты Рөстәм Миннеханов узган якшәмбе көнне РФның "ТКХны реформалаштыруга булышлык итү турында"гы Законын Татарстан Республикасында гамәлгә ашыру һәм башка мәсьәләләр буенча традицион видеокиңәшмә үткәрде.

Анда 2013 елга программалар да каралды, һәм капиталь ремонтланырга тиешле барлык йортлар буенча дефект ведомостьлары әзерләнергә һәм ДТФга тапшырылрга тиешлеге, шулай ук проект-смета документациясен әзерләргә кирәклеге әйтелде. Татарстан Президенты мәктәпләрне капремонтлау җәһәтеннән әлеге эштә төп компонентлар булып элеккечә үк, шул исәптән тәрәзәләр, түбә, җылылык системасы һәм башкалар кала, диде. Шулай ук ФАПлар, авыл клублары төзү турында да сүз булды. Мисал өчен, Нурлат районында 2013 елда Түбән Нурлатта модульле ФАП төзү, 9 авылда - Аксумла, Кәкре Атау, Кызыл Юл, Төрнәс, Сосновка, Сәләнгеш, Абрыскино, Красномайнски, Заречныйда сәламәтлек саклау системасының беренчел звеноларын ремонтлау планлаштырыла. Шулай ук шикәрчеләр бистәсендәге амбулаторияне һәм Чулпандагы участок хастаханәсен ремонтлаячаклар. Бу атнада капремонт программасына керәчәк мәктәпләрне дә ачыклап бетерәчәкләр.
Видеокиңәшмәдән соң, урында сөйләшүне райбашкарма комитеты җитәкчесе Һади Садыйков дәвам итте. Ул ТСЖларның һаман да мәгълүматларны тулысынча ачмауларын билгеләп үтте. Бу җәһәттән уңай мисал буларак "Шикәрче" ширкәтен китерде. Электрон хезмәтләргә килгәндә, райбашкарма комитеты җитәкчесе шәһәрдә тагы бер инфомат куелачагын әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: капремонт ТСЖ ТР Президенты ДТФ