Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Мәктәпләрдә ремонт дәвам итә

Район мәгариф учреждениеләрен яңа уку елына әзерләү эшләре дәвам итә.

Районның 4 мәктәбендә капиталь, калган 29 мәктәптә агымдагы ремонт үткәрелә, матди-техник база яңартыла, башка төр эшләр төгәлләнә. Мәсәлән, агымдагы ремонт барышында Андреевка мәктәбенең түбәсе ремонтлана, 9 мәктәптә газ казаннары алмаштырылачак, 8ендә насослар яңартыла, сигнализаторлар куела. Моннан тыш, буяу-агарту эшләре, косметик ремонт та алып барыла. Мисал өчен, шәһәрнең 9нчы урта мәктәбендә чират җылылык системасын юдыруга җиткән инде. Кыскасы, хәл - кесәгә карап: средстволары булганнар эшләрне төгәлләп кабул итү комиссиясен көтәләр, ә акчалары булмаганнар мәсьәләне хәл итү юлларын табарга тырышалар. Дөрес, быел мәгариф учреждениеләрендәге ремонт эшләренә район җитәкчелеге өстәмә чынанаклардан 1 млн 300 мең сум акча бүлеп биргән үзе. Әлеге акчаның күпчелек өлешен капиталь ремонтланучы мәктәпләргә өләшкәч, калган мәктәпләргә 30ар мең сум гына кала икән. Калган средстволарны һәркем үзенчә юнәтә.
- Һәр мәктәп җитәкчелеге иганәчеләр эзли, нинди дә булса мөмкинлекләр табарга тырыша. Ата-аналар, авыл җирлекләре, хуҗалык җитәкчеләре ярдәм кулы суза, - ди район мәгариф бүлеге җитәкчесе Г.Юнысов. Район мәктәпләре арасында Фома урта мәктәбе ремонтны беренчеләрдән булып төгәлләгән. Миллионер мәктәптә тулысынча косметик ремонт үткәрелгән, тарих кабинетында евроремонт ук ясалган. Мәктәпкә керү юлындагы капка яңага алмаштырылган. Мәктәп директоры Хәлим Сафиуллин әйтүенчә, әлеге эшләргә бюджеттан тыш тапкан акчаларын тотканнар. "Авыл җирлеге Советының ярдәмен тоеп яшибез. Ремонт эшләрендә дә, хоккей мәйданчыгы ясауда да зур ярдәм күрсәттеләр. Моннан тыш, узган ел яшелчә-бәрәңге сатудан кергән акчаларны тоттык. Мөмкинлектән чыгып башкарабыз, ата-аналарны мондый эшләрдә борчымаска тырышабыз", - ди мәктәп директоры.
Мәгариф бүлегендә әйтүләренчә, быелгы агымдагы ремонт барышында колачлы эшләр башкарылмаячак икән. Зур эшләр капиталь ремонтланучы мәктәпләрдә генә алып барыла. Нигездә, кабинетларны, коридорлар, парталар, идәннәр, тәрәзә рамнары буяу, биналарның фасадларын агарту эшләре башкарыла.
Ә 15 августтан соң мәгариф учреждениеләренең яңа уку елына әзерлеген тикшерү башланачак. Мәгариф, сәламәтлек саклау, янгын күзәтчелеге тармаклары һәм башка белгечләрен үз эченә алган комиссиянең бурычы - уку процессы өчен балаларның максималь иминлеген тәэмин итәрлек шартлар булдыру.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Фома урта мђктђбе Нурлат мђгариф идарђсе