Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Морасага котырган төлке килгән

Колбай Мораса авылы халкы кыргый төлкегә юлыккан. Дүшәмбе иртәсендә көтү озатырга чыккан хуҗабикә ишегалдында үрдәкләргә һөҗүм итүче төлкегә тап була.

Зур хуҗалык алып барган Мусиннар гаиләсенең кыргый җәнлекләр белән беренче тапкыр гына очрашуы булмаган бу. Шуңа хуҗабикә каушап калмый: кулына таяк алып төлкегә сукмакчы була, әмма өлгерми кала. Шуннан хатын төлкене койрыгыннан эләктереп алып, бумакчы була. Төлке дә тик тормый: ханымны тырный, җәрәхәтли.
- Төлке белән көрәшкән авылдашыбыз бүгенге көндә район үзәк хастаханәсендә прививкалау процедурасы уза. Шөкер, аның сәламәтлегенә җитди зыян килмәде. Соңгы елларда авылга төлкеләр килгәне юк иде әле, - ди Колбай Мораса авылы җирлеге башлыгы Идрис Хөснетдинов. - Авылның ветеринар табибы Айнур Әрдәширова бу көннәрдә барлык терлек-туарларга, кош-кортларга, мәче-этләргә вакцинация ясау белән мәшгуль. Ә 700 баш мөгезле эре терлекнең шактый өлеше әле кыргый төлке килгәнче үк прививкаланган иде. Аучыларның район бүлеге
җитәкчесе Ренат Мостафин әйтүенчә, кыргый төлке тотылган һәм районның ветеринария службасына җибәрелгән.
- Котыру - бик куркыныч авыру, медиклар әлеге чиргә каршы дару таба алмый әле, - ди Ренат Мостафин. - Котыру чире җәнлек тешләгән вакытта селәгәе аша күчәргә мөмкин. Вирус кешедән кешегә йокмый анысы. Шулай да җәнлек кул, муен һәм баш тирәләрен тешләсә, куркыныч. Шикле хайван тешләгән урынны сабын белән яхшылап юарга кирәк. Аннан яра тирәләрен йода белән эшкәртергә, стериль бәйләвеч белән бәйләргә. Кичекмәстән, котыру чиренә каршы вакцинация ясатырга кирәк. Аннан тагын бер үтенеч бар: кыргый хайван
җәрәхәтләвенә юлыктыгыз, я булмаса авылда очраттыгыз икән, бу хакта районның аучылар җәмгыятенә 8-929-721-38-21 телефоны буенча хәбәр итәргә кирәк. Мораса очрагында котыру чире расланмаган әлегә. Шулай да бүгенге көндә Колбай Морасада һәм тирә-күрше авылларда аңлату эшләре алып барыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат