Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Мошенниклар 360 мең сумлык “чистарткан”

Узган атнада мошенниклыкның 4 очрагы теркәлгән, зыянның гомуми суммасы 360 мең сум тәшкил иткән.

24 июльдә мошенниклар бер хатын-кызга кәрәзле телефон аша шалтыратып, үзләрен тикшерү комитеты хезмәткәрләре итеп таныштырганнар. Телефон хуҗасына элегрәк сатып алынган биологик кушылмалар өчен компенсация түләнергә тиеш, дип хәбәр иткәннәр. Әлеге кушылмаларны мошенниклар саткан булган, янәсе. Шалтырату өчен телефон номерын да әйткәннәр. Хатын-кыз әлеге номерга шалтыраткач, үзен "Россия үзәк банкы" хезмәткәре итеп таныштырган бер кыз җавап биргән һәм аңа чынлап та 500 мең сум күләмендә акча тиеш дип аңлаткан, әмма аларны алыр өчен 270 мең сум күләмендә акча күчерергә кирәк булачак икән, соңрак исә бу акчалар аңа 500 мең сумы белән кире әйләнеп кайтачак, ди.
Калган өч очракта җинаятьчеләр инде "билгеле" схемалар буенча эш иткәннәр. Шалтыратып, үзләрен бәлага тарган туганнары итеп таныштырганнар, эшне хокук саклау органнарында хәл итәр өчен акча күчерүләрен сораганнар. Полиция кисәтә: акчаларыгызны кемгәдер бирергә ашыкмагыз. Туганнарыгыз белән киңәшегез. Әгәр бәлагә таргансыз икән - кичекмәстән полициягә мөрәҗәгать итегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат Мошенниклар