Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Әмзәлеләр сорау алдында калды

Әмзә авыл җирлеге җыенында катнашучыларны авыл җирлеге эшчәнлегеннән бигрәк хуҗалыкның киләчәк язмышы борчыды.

Авыл җирлеге башлыгы Алмаз Насыйбуллинның хисабыннан соң ук сүз шул темага күчте дә. Бу көнне "Ахунова" хуҗалыгы инвесторы Җәмил Вәлиуллинга авылдашларының шактый кискен сорауларына җавап тотарга туры килде. Кайчандыр гөрләп торган хуҗалык ни сәбәпле шундый таркалу хәлендә, хуҗасыз калды? Инвесторның хуҗалыкка керткән өлеше нидән гыйбарәт? Билгеле, сорауларга халык канәгатьләнерлек җавап алынмады. Авыл җыенында катнашкан район башлыгы Равил Кузюров та инвесторга ары таба ышаныч белдерә алмавын әйтте. Әлегә Әмзәдә хуҗалык итү алымы турында сорау ачык калды. Район башлыгы авыл халкына ике юл тәкъдим итте: я күмәк хужалык юлын сайларга, яки авылга көчле инвестор кертергә. Халыкка карар кабул итәр өчен ике ай вакыт бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат