Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Наркотикларсыз тормыш

Халыкара наркотикларга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көненә багышлап үткәрелүче “Наркотикларсыз тормыш” республика акциясен нурлатлылар елдагыча Мәдәният сарае каршында массакүләм зарядка белән башлап җибәрделәр.

Ул акциягә һәм яңа башланган эш атнасына көр кәеф һәм үзгә тон бирде. 
Иртәдән үзәк мәйданда музыка яңгырады, хореограф Ольга Ильинаның чакыруы буенча беренче сафка мәктәп укучылары тезелде, арткы рәтләрдән өлкәннәр урын алды. Күнегүләр әлләни катлаулы түгел, аларны башкарганда йөзләрдә елмаю балкыды һәм бу кәефне катнашучылар бер-берләренә бүләк итте. 
1нче һәм 2нче мәктәпнең “Мөстәкыйль балалар” отрядлары әгъзалары зарядкага махсус футболкаларын киеп килгәннәр. Әлеге хәрәкәт балалар һәм үсмерләр арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалый һәм республика акциясендә алар зур активлык белән катнашырга ниятли. Бу көнне дә максатлары – яшьтәшләрен үз үрнәкләрендә  яман гадәтләрдән баш тартырга чакыру. 
–    Мин инде 4 ел йөзү белән мавыгам. Йөзү минем сәламәтлегемне ныгытты, иммунитетемны ныгытты. Спорт белән шөгыльләнгән кешеләрнең начар гадәтләргә вакыты калмый, – дигән фикердә 2нче мәктәп укучысы Алия Гыйльманова. 
Ә  зарядка район буенча наркотикларга каршы төрледән-төрле чараларга башлангыч бирде.  
–    26 майдан старт алган “Наркотикларасыз тормыш” акциясе ай буена дәвам итәчәк. Аның кысаларында район буенча киң масштаблы һәм төрле пландагы чаралар үткәрергә ниятлибез. Бу – мәктәп яны лагерьларына йөрүче балалар белән чаралар, оешма-предприятиеләрдә очрашулар, түгәрәк өстәлләр, әңгәмәләр һәм башкалар, – ди районның наркотикларга каршы көрәш комиссиясе секретаре Гөлнара Исхакова. 
Барлык чаралар да  район территориясендә наркохәлне яхшырту, шулай ук дәүләт хакимияте, җирле үзидарәләр, хокук сагында торучылар һәм халыкны  наркотикларның таралуы һәм наркоҗинаятьләрне кисәтү буенча эштә берләштерүгә юнәлдереләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев