Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Ленинград камалышын узган Минзатия Гарифуллина башыннан кичкәннәрне исенә төшерде

Нурлатта Ленинград камалышын кичкән бер генә кеше гомер кичерә. Ул – Минзатия Гарифуллина.

Беренче карашка, авыр сынауларны узган кешедер димәссең дә – җыйнак кына ябык гәүдәле ул. 89 яше тулганда да Минзатия Гарифуллина камалыштагы Ленинградта кичергән һәр көнен, 125 граммлы икмәк кисәгенең тәмен хәтерли әле. Ул – районда Ленинград вакыйгаларының бердәнбер шаһиты. Сугыш башланганда аңа нибары 8 яшь була. Бу вакытта аларның гаиләсе үзләре кайчандыр вербовка буенча җибәрелгән Финляндия якларыннан кайтырга чыга. Гарифуллиннар бу вакыйга тарихын кадерле истәлек итеп саклыйлар, чөнки кичләрен барысы бергә җыелышканда Минзатия Сираҗевна бу хакта еш сөйли торган була. Ул авыр елларга хатирәләрдә кайтып килү дә җиңел генә булмагандыр, мөгаен, әмма бу хакта сөйләми калу да мөмкин түгел. Менә Ленинград камалышы өзелүгә 77 ел тулган көнне дә кулына бүләкләре кадерләп саклана торган төенчеген алып, килененнән яшькелт каптагы медален бирүен сорады. Медальнең арткы ягында “Жителю блокадного Ленинграда“ дип язылган…

– Кайтканда эшелонны берничә тапкыр утка тоталар. Бик зур авырлыклар белән Ленинградка барып җиткәч, аларны дача йортына урнаштыралар. Бер кечкенә генә йортка өч гаилә урнаша, эчендә хәтта идәнгә ятарга да урын булмый, – дип Минзатия Сираҗевнаның кулларын үз кулларына ала килене Мәдинә Ислангәрәевна. – Ашарга берни дә юк – бер шырпы кабы зурлыгындагы ипи кисәге генә. Ут кабызырга, учак тергезергә ярамый... Алар дүрт бала була, кечкенә икесе үлә, бары абыйсы белән генә исән калалар. Нәрсәнедер онытмаска теләгәндәй, сөйләшүне Минзатия Сираҗевна дәвам итә. – Балаларны җирләргә дә бирмәделәр, – дип яулык читләрен бөтерде ул. – Шул да тәэсир итте, күрәсең, әниебез бик каты авырып китте, һәм абыем белән мине балалар йортына алып киттеләр. Терелгәч, әниебез безне эзләп балалар йортлары буйлап йөри. Ул мине бары алкаларымнан гына танып ала, чәчләребез киселгән, үзебез ябыккан булганбыз чөнки. Шуны исемә төшергән саен йөрәгем әрни...

 Ленинград азат ителгәннән соң Гарифуллиннар туган якларына әйләнеп кайта. Минзатия Сираҗевна 12 яшеннән колхозда эшли башлый, аннан соң пенсиягә кадәр җәмәгать туклануы системасында хезмәт куя. Тормыш иптәше белән 4 ул тәрбияләп үстерәләр. Аларның өчесе вафат инде, улларын югалту кайгысыннан бүген дә йөрәге әрни. Минзатия Гарифуллина ТРның “Фидакарь хезмәт өчен” дәүләт бүләгемедале һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән. Бүген дә якыннарының игътибарын тоеп яши, Мәдинә Ислангәрәевна аны үз әниседәй карый.

– Без аның белән бик матур, тату яшибез, – дип уртаклашты Мәдинә Гарифуллина. – Үз әнием вафат инде, аның урынына каенанам калды. Без аны бик саклыйбыз. Элек бик актив иде әниебез, хәзер дә бар нәрсә белән дә кызыксынып бара, радиодан яңалыклар тыңлый, безгә дә сөйли. Телефон аша туганнары белән аралашып тора. Кунаклар да каршы ала. Камалышны өзү көнендә аның янында район башкарма комитеты җитәкчесе Рәфис Хәмзин җитәкчелегендә зур делегация булып китте. Рәфис Рәфыйкович аңа район башлыгы Алмаз Әхмәтшин һәм район башкарма комитеты исеменнән чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырды, бәхетле тормыш теләде. “Аллаһ шундый гомер биргән икән, яшәргә инде”, – дип теләкләрне рәхмәт белән кабул итеп алды Минзатия Сираҗевна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев