Кичә, 30 ноябрьдә, шәһәр Мәдәният сараенда оештырылган Әниләр бәйрәме хатын-кызга мәдхия төсмерендә узды.
- Бүгенге бәйрәм һәр кешенең күңелендә аерым урын алып тора, - диде район башлыгы Равил Кузюров залда утыручы әниләргә, иң изге теләкләрен җиткереп. - Сәламәт булыгыз, янәшәгездәге якыннарыгыз, балаларыгыз белән иминлектә яшәргә язсын.
Бәйрәмдә районыбызның төрле тармакларында хезмәт куйган хатын-кызлар да, авыр сугыш елларында тылда хезмәт иткән ак әбиләр дә хөрмәтләнде. Бу көнне "Әниемә чәчәк бәйләме" Республика акциясендә катнашкан аналар да сәхнә түренә күтәрелде. "Киленбикә 2014" район бәйгесендә җиңүчеләр адресына да бик матур, җылы теләкләр җиткерелде, олы рәхмәт сүзләре ирештерелде.
РФ Дәүләт Думасы депутаты Фатих Сибагатуллин да әниләрне изге бәйрәм белән котлап, декоротив-гамәли иҗат район конкурсы җиңүчеләрен һәм "Нечкәбил-2014" хатын-кыз матурлыгы республика конкурсында катнашкан Фәнил һәм Гүзәлия Сәмәрхановлар гаиләләренә район башлыгының Мактау грамоталарын тапшырды.
Чәчәк бәйләмнәре, бүләкләр һәм районыбызының үзешчән артистлары әзерләгән бәйрәм концерты белән үрелеп барган чара игътибар һәм хөрмәткә корылган иде. Һәр хатын-кызның иңнәренә ак яулыклар ябылды, кунакларны татар, рус, һәм чуваш милләтенең иҗат коллективлары сәламләде. Шунда ук кул эшләреннән күргәзмәләр, чәй табыны оештырылган иде.
Нет комментариев