Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нинди ышаныч, өмет белән нурлатлылар көтә Яңа елны?

Сәлим Сәгыйров, Бөек Ватан сугышы ветераны, "Кызыл Йолдыз" ордены кавалеры: - Киләсе елда Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтәчәкбез. Илебездә шул уңайдан зур әзерлек эшләре алып баруларын күреп күңел сөенә. Кызганыч, сугышның михнәтләрен күргән буынның сафлары көннән-көн сирәгәя бара. Без Биккол авылыннан сугышка 225 кеше киткән идек. Бүген менә Җиңүнең 70...

Гүзәл Әһлиуллина, "ТатРИТЭКнефть" ТППсының башлангыч профсоюз оешмасы рәисе:
- 2015нче елда Нурлатта "РИТЭК" ААҖнең структур подразделениесе оешуга 20 ел тула. Предприятиебез быел беренче тапкыр елына
1 млн. тонна нефть чыгаруга иреште. Бездә хезмәткәрләрнең социаль мәнфәгатьләре якланган, декабрьдә генә коллектив хезмәт
килешүенә яшь белгечләргә ярдәм чараларын арттыруны күздә тоткан өстәмә килешү кабул ителде. Россия икътисадында катлаулы
хәл килеп тууга карамастан, предприятиебездә киләсе елда да тотрыклылык сакланыр, дип уйлыйбыз.
Нәзилә Гыймадиева, ике бала әнисе:
- Сентябрьдә олы улыбыз Замир укырга керәчәк. Шәһәрнең 2нче мәктәбенә барырбыз дип уйлыйбыз. Шөкер, улыбыз хәрефләрне
таный, яза белә, күңелдән кушарга өйрәнде. Мәктәптә дә бик яхшы укыр дип өметләнәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат