Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Һөнәри бәйрәмне - хезмәттә

Бүген ЮХИДИ хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттәләр.

Быел ул илдә әлеге юл хәрәкәте тәртип сагы оешмасы барлыкка килүгә 80 ел тулуга багышланды. Район юл хәрәкәте иминлеген саклаучыларны бәйрәмнәре белән  тантаналы төстә  ЮХИДИ начальнигы Илдар Әхмәтҗанов тәбрикләде. Бүгенге көндә районда юл иминлеген 10  хезмәткәр саклый, әлбәттә, юл һәлакәтләрен кисәтү өчен аларга зур хезмәт куярга туры килә.

- Безнең максат - шушы состав белән көндәлек эш белән беррәттән, район юлларынының иң аварияле урыннарын билгеләп, ул урыннарда юл куркынычсызлыгы кагыйдәләренә игътибарны көчәйтү, юл шартларын яхшыртуга ирешү.  2020 елга кадәр  юл хәрәкәте куркынычсызлыгын күтәрү буенча кабул ителгән  максатчан федераль программасы юл һәлакәтләрендә үлүчеләр 25 процентка кадәр киметүгә ирешү таләбен куя. Бу яртыеллыкта без әлеге программа нигезендә  эшли алдык. 6 ай эчендә аварияләрдә үлүчеләр район территориясендә 2 кеше исәпләнә. Алга таба да юллардагы иминлекне саклау өчен бөтен көчне куячакбыз, моның өчен профилактик эшчәнлекне тагын да көчәйтү күздә тотыла, - ди Илдар Әхмәтҗанов.

Атнаның чәршәмбе һәм җомга көннәре һәлакәтләргә аерата "бай" икән. Соңгы чорда теркәлгән һәлакәтләрнең төп сәбәпләре - тизлекне арттыру, җәяүлегә юл бирмәү, каршы як полосага чыгу.

- Балалар, ата-аналар арасында әңгәмәләр үткәреп торабыз, - ди начальник. - Әмма шулай да кагыйдә бозучылар җитәрлек. Проблемаларны юл хәрәкәте иминлеге буенча район комиссияләрендә күтәрәбез. Бу – балар бакчалары һәм мәктәпләр янында парковкалау урыннары булмау. Моннан тыш, без бит әле булачак машина йөртүчеләрдән имтиханнар алу эшен дә алып барабыз. Личный состав остазларын, тармак ветераннарын да онытмый.

Якын көннәрдә алар һөнәри бәйрәм уңаеннан бергә түгәрәк өстәл артына җыелырга да планлаштыра.Ә без, җәяүлеләр, машина йөртүчеләр исә бәйрәм уңаеннан ЮХИДИ хезмәткәрләренә юл кагыйдәләрен бозмыйча бүләк ясый алабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев