Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нрлатта гражданнар сугышы корбаннарына һәйкәл төзекләндерелде

Җирлекара үзәк китапханә эшләрне “Лукойл” җәмгыяте бәйгесендә откан грант чараларына башкарган.

Узган ел без бәйгедә һәйкәлне төзекләндерү проекты белән катнаштык һәм 200 мең сум күләмендә грант оттык, – диде социаль проект авторы, китапханә директоры Роза Липатова.

Әлеге чараларга аның территориясен дә тәртипкә китердек: юлына брусчатка түшәдек, эскәмияләр куйдык.

Һәйкәл туган шәһәрләре елъязмасына битараф булмаган нурлатлыларның һәрдаим күз угында: “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчә әгъзалары язын һәм кышын биредә өмәләр үткәрәләр, “Тимер юлчылар” ТОСы рәисе Александр Собольков җитәкчелегендә территорияне чистарту эшенә микрорайон халкы да актив кушыла. 87 яшьлек Мария Тетина – һәйкәл тирәсен яшелләндерүгә зур өлеш кертүчеләрнең берсе, биредә чәчәкләр утыртып, җәй буе аларга су сибеп тора.

Кайсы ел булгандыр, хәтерләмим дә инде, һәйкәл территориясен биек булып чүп үләннәре басып китте. Мин якында гына яшим, күңелем бик әрнеде шуңа, – дип хатирәләрен уртаклашты Мария Павловна.

Май ае иде, беркем дә онытылмый дип, митинглар гөрләп узды. Ә бит биредә дә азатлык өчен көрәшкән кешеләр җирләнгән. Бик күп инстанцияләргә мөрәҗәгать итеп тә, нәтиҗәсе булмагач, җирле телевидениене чакырдым. Шуннан соң гына игътибар иттеләр. Хәзер биредәге матурлыкка күңел шатлана, газон чәчтеләр, гел җыештырып торалар.

 Шул көннәрдә һәйкәл янында төзекләндерү эшләренең тәмамлануына багышланган тантаналы чара узды. Анда төрле оешма вәкилләре, 8нче мәктәп укучылары, тимер юлчылар микрорайоны халкы катнашты.

Нурлаттагы беренче һәйкәл бу, – дип җыелучыларны аның тарихы белән таныштырды архив бүлеге начальнигы Лилия Закирова.

1918 елда, Нурлат станциясен ак чехлар яулап алгач, әсирлеккә төшкән берничә кызыл армияче атып үтерелә. 1922 елда комсомоллар инициативасы белән алар җирләнгән каберлеккә фанерадан кызыл йолдызлы пирамида урнаштырыла, ун елдан соң кирпеч монумент төзелә. Һәм 1966 елда, шәһәр үзәгендә мемориаль корылма куелганчыга кадәр, Бөек Җиңү һәм Совет Армиясе көннәренә багышланган митинглар нәкъ менә биредә уза торган була. Соңрак туганнар каберлеге хәзерге урынына – тимер юл вокзалы янына күчерелә һәм яңа монумент куела.

Гражданнар сугышы корбаннарын бер минутлык тынлык белән искә алып, һәйкәлгә чәчәкләр салганнан соң да, күпләр таралырга ашыкмады әле. Алар арасында Нурлат шәһәренең мактаулы гражданины Ислам Бәхтияров та бар иде.

Бу урын минем өчен бик кадерле, чөнки биредә ике туганым Фәтхулла Рәхмәтуллин да җирләнгән, – диде ул. Бу урамнан үткән саен һәйкәл янында тукталам, гаиләбез тарихында да үз эзен калдырган фаҗигале вакыйгаларны барлыйм, туганымның хәтерен яд кылам. Алар онытылырга тиеш түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев