Реклама
ХӘБӘРЛӘР
Нәүрүз килә!
Иртәгә, 21 мартта, Көнчыгыш календаре буенча яңа елга аяк баскан һәм көн белән төн тигезләшкән көн - Нәүрүз бәйрәме билгеләп үтелә.
Иң борынгы бәйрәмнәрнең берсе булып саналган Нәүрүз яз килү һәм табигать уянуын хәбәр итә. Борынгы гадәтләр буенча, бәйрәм алдыннан кешеләр йортларын, тирә-якларын тәртипкә китергәннәр, бурычлардан котылганнар. Ә бәйрәм көнендә исә Ходайдан мул уңыш сораганнар, ә ачуланышкан кешеләр бер-берсеннән гафу үтенгәннәр, дуслашу хөрмәтенә бүләкләр алышканнар. Районда бәйрәм уңаеннан чаралар татар авыл җирлекләрендә һәм районның мәктәпкәчә белем бирү һәм мәгариф учреждениеләрендә дә узачак.
Нет комментариев