Нәтиҗә әзер: Нурлатта сайлаулар әйбәт үтте!
Участокларда мәдәният хезмәткәрләренең күчмә концертлары, кулинария әйберләре сату-күргәзмәләре, укучыларның спорт бәйгеләре, беренче сайлаучыларга һәм сугыш ветераннарына бүләкләр-бу күңелле моментлар быелгы сайлауларга бәйрәм төсмере өстәделәр.
Ә сайлаучыларның үзаңы, тавыш бирүгә җаваплы каравы, киләчәгебезне тотрыклы һәм бәхетле итеп күрергә теләве зур активлыкны тәэмин итте. Хәзер, сайлау участоклары ишекләре ябылгач, беренче нәтиҗәләрне дә ясарга мөмкин: Нурлат районында сайлаулар әйбәт үтте! Менә алар, дәлилле саннар: ТР Президентын һәм җирле үзидарә органнарына депутатлар сайлауларда Нурлат шәһәре сайлаучыларының 98 проценты, ә авыл җирлекләре халкының 99,5 проценты үз гражданлык бурычларын үтәделәр. Без ышанабыз: нәтиҗәләр якташларыбызның сайлауларга аңлы һәм дөрес якын килүен дә күрсәтерләр. Дөрестән дә, без бергә булганда, без көчле!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев