Нурлат-⁠информ
  • Рус Тат
  • НУАД планны арттырып үтәгән

    Узган сишәмбе көнне "Татнефтедор" ОООсы Нурлат автоюллар идарәсе хезмәт коллективы җыелышында 2012нче елның предприятие өчен шактый уңышлы булуы билгеләп үтелде.

    Предприятие начальнигы Ф. Садыйковның хисап докладыннан күренгәнчә, коллектив юл төзү-ремонтлау эшләре күләмен 129,3 процент итеп башкарган. Йөк әйләнеше планга карата шулай ук 129,8 процент тәшкил иткән. Ел дәвамында 9,7 млн сумга инвестицион программа үзләштерелгән, предприятиенең матди-техник базасы ныгытылган. Бу чорда 36,2 мең тонна асфальт җитештерелгән, әлеге план узган елга карата 120,7 процент итеп гамәлгә ашырылган.Узган елдан алар тагы бер зур эшкә керешкәннәр-шәһәрдә яңгыр сулары өчен канализация проектына заказ биргәннәр. Димәк, якын елларда шәһәрнең бу зур проблемасы дә хәл ителәсенә өмет бар.
    Җыелышта "Татнефтедор" ОООсы генераль директорының автомобиль юлларын эксплуатацияләү буенча урынбасары А.Горбачев катнашты һәм коллектив эшенә тулаем уңай бәя бирде.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: