Бүген Нурлат аграр техникумында уку йортының 35 еллык юбилеена багышланган тантаналы чара үтте.
Бәйрәм чарасының тантаналы өлешендә район башлыгы Равил Кузюров катнашып, коллективка уңышлар теләде, техникумның бер төркем хезмәткәрләренә Мактау грамоталары тапшырды. Бу көнне шулай ук техникум хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, район мәгариф идарәсе, профсоюз комитетларыннан да Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.
Үзенең эшчәнлеген 1979нчы елда Кизләү авылында ССПТУ булып башлаган белем бирү йортында шул еллар 10000нән артыграк студент эшче һөнәрләр алып, бүгенге көндә Россиянең төрле почмакларында хезмәт куя. Бүгенге көндә техникумда Нурлатта һәм Чирмешәндәге филиалында 500гә якын студент төрле белгечлекләр буенча белем ала, аларга 60лап укытучы белем бирә. Юбилей чарасы техникум ветераннары, бүгенге укытучылар коллективы һәм студентлар ктанашында җылы һәм зур бәйрәм булып дәвам итә.
Лилия Мөбарәкшина
Нет комментариев