Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат аграр техникумы студентлары тарих белән очраштылар

13 февральдә Нурлат анрар техникумында үткән Батырлык дәресе районда яшьләргә патриотик тәрбиягә бирүгә юнәлтелгән чаралар циклының дәвамы булды.

Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруның 25 еллыгы темасы телдән төшмәсә дә, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар белән очрашу студентларда тирән тәэсир калдырды. Алар үткән елларның канкойгыч вакыйгалары белән очрашкандай булдылар. Сугышчы - интернационалистлар үзләре дә яшьләрнең йөз чалымнарында үзләренең ваемсыз үсмер чакларын күргәндәй булдылар. Әмма хәрби бурыч аларны дөньяга башка, инде олы кеше күзе аша карарга мәҗбүр итте. Очрашуда катнашучы Мөнир Әхмәтшин, Владимир Игнатьев, Ришат Сафиуллин һәм Заһир Абдуллин игълан ителмәгән бу сугыш турында хатирәләре белән бүлештеләр. Алар бүген дә туганлык хисе белән көчлеләр. Аларның һәрберсенең үз тарихы. Һәм аның кайтавазы бүген дә күңелләрендә яши әле. Кабулда хәрби бурычын үтәгән Владимир Игнатьев очрашуга истәлекле әләм алып килгән. 181нче мотоукчы составында көрәшкән һәр кешедә дә бүген шундый әләм бар икән. Аңа якташыбызга Самарада яшәүче хезмәттәше бүләк иткән. Ә ике ел элек Владимир Витальевичка бу полк сугышчылары өчен әзерләнгән махзсус билгене җибргәннәр. Ул шулай ук - Батырлык дәресендә яңгыраган тере тарихның бер өлеше. Биредә Әфганстанда һәм Чечня җирендәге хәрби хәрәкәтләр вакытында һәлак булган якташларны бер минут тынлык белән искә алдылар. Районның хәрби комиры Заһир Абдуллин армия мәктәбен үтәсе студентларга хәрби хезмәтне намус белән узарга үрнәк төстә узарга чакырып мөрәҗәгать итте. Очрашу азагында техникум студентлары андрей Земин һәм Евгения Петрова башкаруында "Без сугыш теләмибез" дигән җыр яңгырады. Ул катнашучыларның һәрберсенең күңелендәге хисләр белән теләктәш ите.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат