Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат аграр техникумының тематик баннеры – республикада иң яхшысы

Кичә, 12 ноябрьдә, Нурлат аграр техникумының 411нче төркем студентлары Евгений Осипов, Сергей Кузнецов, Әмир Фәйзуллиннан һәм иҗат төркеменнән торган командасы студент-автомобилистлар арасында үтүче "Автосессия-2014" дүртенче республика конкурсының финалында катнаштылар.

- Студентлар юл йөрү кагыйдәләрен белүләрен, фигуралы йөртү буенча осталыкларын күрсәттеләр, шулай ук иҗади конкурста катнаштылар, - диләр техникум методисты Алла Терентьева һәм педагог-оештыручы Мария Мурзаханова. - Нәтиҗәдә, безнең команда тематик баннерлар бәйгесендә беренче булды. Командага шулай ук актив катнашулары өчен дә Диплом тапшырылды. Без җиңүне зур горурлык һәм дәрәҗә итеп кабул иттек.
Студент егетләрне республика конкурсына әзерләүгә инструктор Сергей Морозовның да зур өлеше кергән.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X