Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат аграрийлары терлекләрне кышлату турында сөйләштеләр

Бүген, 10 октябрьдә, "ИРС" хуҗалыгының Урта Камышлы бүлекчәсе базасында район хуҗалыклары җитәкчеләре һәм белгечләре, ветеринария берләшмәсе, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре катнашында авыл хуҗалыгы семинары үтте.

Семинар терлекчелектә кышлату темасына багышланды. Гамәли өлештә семинарда катнашучылар хуҗалыкның терлекчелек биналары белән танышып чыктылар. Хуҗалыкта 900 башка якын мөгезле эре терлек асрала, шуларның 312се - савым сыерлар, бүгенге көндә алар җәйдән барлык таләпләр буенча әзерләнгән фермаларга күчерелгән, кышлату өчен азык җитәрлек. Теоретик өлештә сүз нигездә бу чорда үтәлергә тиешле төп таләпләр турында барды. Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ислам Сафиуллин, ветеринария берләшмәсенең Нурлат бүлеге начальнигы Василий Лысов аларга җентекле тукталдылар. Семинарга йомгакны район башкарма комитеты җитәкчесе Әсхәт Габдуллин ясады, ул бүгенге көндә авыл хуҗалыгында төп игътибарны кышлатуга юнәлтергә һәм бу чорда югары продукция алу өчен барлык таләпләрне истә тотып эшләргә дигән бурыч куйды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев