Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат акробатлары үз җиңүләрен шәһәр юбилеена багышладылар

"Ледок" ДЮСШсының спорт акробатикасы буенча тренер-укытучысы Илдус Садретдиновта шөгыльләнүчеләрнең бүләкләр янчыгы яңа медальләр белән тулыланды.

15 октябрьдән 18енә кадәр алар батутта һәм акробатик юлда сикерү буенча команда чемпионатында һәм Татарстан Республикасы беренчелегендә катнаштылар. Аның нәтиҗәләре буенча, шәхси беренчелектә "алтын"га безнең районнан иң яшь катнашучы Зөһрә Сибгатуллина лаек булды. III яшүсмерләр разряды программасы буенча чыгыш ясаган малайлар арасында Игорь Литта - 1, Булат Ибраһимов - 2нче урын алдылар. Беренче тапкыр I өлкәннәр разрядында чыгыш ясаган Тимур Әхмәтовның 12 көндәше арасында 4нче урынга чыгуы шулай ук яхшы күрсәткеч, дип саный тренер. Бу юлы II үсмерләр разряды буенча шулай ук беренче тапкыр чыгыш ясаган Аяз Талипов ярышта 6нчы урынны алган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат Спорт