Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

НУРЛАТ АРХИВАРИУСЛАРЫ ТАРИХИ ХӘЗИНӘНЕ САКЛЫЙЛАР

Гадәттә, архив - үткәннәрнең көзгесе генә түгел, ә киләчәк тә әле, диләр, чөнки без киләчәк буынга үз тарихыбызны калдырабыз бит.

БЕЗ дөньяга гражданлык торышы актлары кенәгәсендә берничә юл яздырып калдыру өчен генә килмибез. Кеше күңеленә ятышлы шөгыль табар, гаилә корыр, киләчәк буынга гомер бирер өчен, икмәк үстерер, йортлар, фабрика-заводлар төзер өчен, үзеннән соң матди муллык һәм рухи хәзинә калдырыр өчен туа. Ә менә кешелек тормышының документаль истәлеген күп гасырлар дәвамында архивлар җыя һәм саклый, беренче карашка, аларның эшләре әлләни сизелми дә үзе, әмма бу хезмәт киләчәккә йөз тотып башкарыла. Чөнки нәкъ менә киләчәк
буыннар, үткәннәрне өйрәнгәндә, документаль дәлилләргә мөрәҗәгать итә бит. Район башкарма комитеты архив бүлегенең эше беренче карашка гына сүлпән һәм бары тик документаль мирасны саклауга гына корылган кебек. Ә бу хезмәт үзе бик тә саллы. Бүлек начальнигы Гөлзидә Садыйкова әйтүенчә, аларда 29816 берәмлек документ саклана, алар 189 фондка берләштерелгән. Һәм бу статистик тарихи реликвия генә түгел. Аларның барысы да кирәкле. Биредә оешмаларның ликвидацияләнүе процессларын күздә тоту, бетерелгән оешмаларга шәхси состав буенча документларга экспертиза ясау һәм аларны эшкәртүдә ярдәм итү кебек бурычларны башкарырга сәләтле профессиональ коллектив тупланган. Эшләре шактый күләмле булуга да карамастан, архив хезмәткәрләре мөрәҗәгать иткән һәр кешегә ярдәм итәргә тырышалар, чөнки кешеләрнең уңышлары үзләренең эшләренә дә бәйле икәнлекләрен аңлыйлар. Агымдагы елда гына аларга 1926 сорату кергән, 1596 кеше социаль-хокукый, 330ы тематик белешмәләр алганнар. Нурлатлыларга уңай булсын өчен, кабул итү көннәренә туры килмәгәндә, архивка заявкаларны Күпфункцияле үзәктә калдырырга була. Быел бүлек ликвидацияләнгән оешмаларның документларын кабул
иткән. Алар арасында Нурлат ликер-аракы заводы бар. Һәм хәзер шәһәр тарихындагы әлеге сәхифәләр мәңгелеккә Нурлат елъязмасында урын алачак. АРХИВЧЫЛАРНЫҢ эше үткәннәргә генә түгел, киләчәккә дә юнәлтелгәнлеген аларның Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек буенча колачлы эшләр алып баруыннан да аңларга була. Гөлзидә Садыйкова, бүлек белгече Лилия Гомәрова белән берлектә, документлар һәм җирле авторларның китапларыннан тематик күргәзмәләр әзерлиләр, Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәреннән документлар җыялар; архивларны Җиңү көнен бәйрәм итүгә кагылышлы фотодокументлар белән тулыландыралар; район чараларында катнашалар, сугыш ветераннарының соратуларын чираттан тыш башкаралар. Архив коллективы да, аның җиткәчесе дә - я шьләр. Гөлзидә Наилевна кыска вакыт эчендә үтә дә үзенчәлекле, аерым әзерлек таләп итүче эшчәнлекнең нечкәлекләренә төшенә алган. Ә бит аңа
архив эшенең барлык нечкәлекләрен төшенүдән тыш, предприятиеләрдә документлар белән эш итүчеләр, аларны саклау өчен архивка тапшыруга әзерләүчеләр белән дә элемтәләр көйләргә туры килгән. Әйдәгез, бераз уйланыйк әле, сезнең башыгызга да бу архивлар нигә
кирәк соң, дигән сорау килгәләгәндер, мөгаен. Бер карасаң, болар бернинди дә тарихи хәзинә түгел, бары тик папкалар һәм документлар белән тутырылган киштәләр генә сыман. Ә менә кирәкле документны вакытында таба алмасаң, пенсия алуда яисә җир теркәүдә никадәр күңелсезлекләр килеп чыгар иде. НУРЛАТ архивчылары иң матур һөнәри традицияләрне саклауны үзләренең бурычлары дип саныйлар. Ә архив традицияләргә бай, чөнки ул 1930 елда ук төзелә һәм шәһәр белән бергә үсә. Беренче архивариус Надежда Прохорова, мөдир Елизавета Бобкова, бу һөнәргә чирек гасыр гомерен багышлаган Вера Белованың исемнәре бүлек тарихының аерым мактаулы бүлегенә
кертелгән. Әлеге һөнәрмәннәр архив эшенә тугрылыклары, документаль-тарихи мирасны саклауда югары җаваплылыклары белән аерылып торганнар. Яшь белгечләр дә кешелек тарихын саклаучы дигән мактаулы статуска тап төшермәскә тырышалар. Биредә шәһәр һәм районның тарихын тасвирлаучы документаль материалны әнә шулай, бөртекләп җыялар. Бәлкем, әлеге материалларның бүгеннән үк кирәге дә чыкмас һәм алтын бәрабәренә дә тиңләшмәстер алар. Әмма һәр документның үз сәгате барыбер сугачак һәм ул чагында инде алар чын хәзинәгә тиң булачак.
ФАКТЛАР
• 2012 елдан «Дуслык»ның барлык төпләмәләре район архивына саклауга тапшырылды. Районның елъязмасына ихтыяҗ зур, һәм кешеләр газеталарны караштырырга еш киләләр.
• Архивтагы иң төп фондларның берсе - Нурлатның мактаулы гражданины Исаак Сандлер фонды. Ул саклауга Нурлат тарихын чагылдыручы документлар тапшырган. Алардан күп кызыклы нәрсәләр белергә була. Мисал өчен, 1930 елларда район үзәгендә биш меңләп кеше яшәгән. Бу электр станциясе, мәктәп, икмәк пекарнясы, суд, прокуратура, милиция биналары төзелү чоры була, суүткәргеч трасса салына. Кыскасы, бу еллар - Нурлатның беренче төзекләндерү шәрехләре алган чоры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат архив