Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат атлары җәмгыятьне дә савыктыра ала

Казан халыкара ипподромында чираттагы сезон ачылу белән нурлатлы Григорий Шугаев өчен дә мәшәкатьле чор башлана.

Быел ипподромда сезон гыйнвар башында старт алды. Шугаевның чаптарлары беренче призлар яуларга да өлгергән инде. Григорий Шугаев белән әңгәмәбез барышында аның узган елгы сезоннан канәгать калуы аңлашылды, шулай ук быелга шактый кыю планнары да бар икән.
- Григорий Иванович, ике чаптар белән узган ел шактый призлар чүпләдегез ахрысы?
- Узган сезонда Реплика-ГИШ унике заездда катнашты. Шулатрның алтысында җиңү яулады, II урыннар - өчәү, III урыннар икәү булды. Тагы бер - Беркут чаптары 7 заездның икесендә баш килде. II һәм III урыннар да өчәү булды.
- Яңа сезонга нинди өмет-максатларыгыз бар?
- Мөмкин кадәр күбрәк ярышларда катнашырга тырышачакбыз инде. Яңа сезонның беренче уңышлары да бар. Мисал өчен, ипподромдагы сезонның беренче ярышларында Беркут туры айгыры Орлов чаптарлары арасында уздырылган Бөтенроссия атчылык фәнни- тикшеренү институты призына 1600 метрлы дистанцияне өченче булып килде. Ә өченче йөгереш көнендә Реплика-ГИШ төркем призында II урын яулый алды.
- Шактый кыю планнарыгыз бар дип тә ишеткән идек...
- Җитди ниятләр юк түгел анысы. Мәсәлән, Мәскәүдәге ярышларга чакыру алдык, әлбәттә, көчебезне башкалада сынау мөмкинлеге бик ымсындыра. Аннан Брянск өлкәсеннән тагы ике рус юртагы алып кайтмакчы булабыз. Әлбәттә, мондый эшләрдә ярдәмчеләрсеөз булмый. Һәм бу яктан миңа Нурлат бораулау эшләре прелприятиесе җитәкчесе Илдар Борһанов белән предприятиенең баш инженеры Александр Еромасовның нык булыша. Хәер, ярышларда юртакларыбыз да НПБР исеменнән дә йөгерә бит. Әлбәттә, иң зур хыялларымның берсе Нурлатта ат спортын популярлаштыру, ипотерапия дәвасын кертү. Бу ниятемне район башлыгы Равил Кузюровка да җиткердем, ул да хуплады. Аннан, балаларны атлар белән мавыктыруның җәмгыять өчен дә әһәмияте зур бит. Урамдагы тискәре йогынтыга, наркотик, алкоголь кебек афәтләр коткысына бирелүчеләр бермәбер азаер иде дигән фикердә мин.
- Әңгәмәгез өчен рәхмәт!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат