Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат авылларында Әниләр көненә багышланган ункөнлек бара

Атна башыннан район авылларында Әниләр көненә багышланган ункөнлек старт алды.

Кичә, 24 ноябрьдә Якты күл авылында "Әниләр, сез яшәү чыганагы" дип аталган чарада күп балалы һәм юбиляр әниләр хөрмәтләнде. Авылның иң яшь 5 бала әнисе Зөлфирә Шәрипова да, 12 бала анасы Ралия Вәлиева да Әниләр көнен аеруча көтеп ала икән. Бу көнне үзләренең 85 яшьлек юбилейларын билгеләп үткән Гөлминияз Шәрипова, Фатыйма Шаһидуллина, Мәрбәрия Абдуллина, Зәйнәп Вафина сәхнә түрендә булдылар. Бу көнне җәмгысе 33 хатын-кыз әни, әби хөрмәтләнде.
Шул ук көнне Биккол мәдәният йортында якташыбыз, журналист, публицист, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, "Бәллүр каләм" иясе Илдус Диндаровның беренче унлыкка кергән "Үз ягымда" дип аталган яңа китабын тәкъдир итү чарасы да үтте. Район башкарма комитетының соўиаль мәсьәләләр буенча урнбасары Рәмзия Сингатуллина күренекле якташыбызны район башлыгы Равил Кузюров исеменнән котлап, бүләк тә тапшырды.
Якушкино мәдәният йортында Әниләр көненә багышлап Нурлат районының чуваш фольклор ансамбльләре концертын оештырганнар. Аксумла, Ерепкино, Якушкино, Салдакай авылларыннан җыелган чуваш коллективлары тамашачыларгаҗырлар гына түгел, ә милли йолалар да тәкъдим итте.
Чулпанлылар исә Әниләр көненә зур мәдәни программа әзерләгән иделәр. Җирле үзешчәннәрдән тыш, күрше Самара өлкәсе, җырлы Кәлимулиннар гаиләсе һәм башка кунакларның чыгышы чулпанлыларның күңелендә бик озак сакланачак әле. Бәйрәм көнне күпбалалы, юбиляр әниләр дә сәхнә түрендә хөрмәтләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат