Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат авылларында очрашу, күрешү бәйрәме үтте

XXI гасыр башында ике Әлмәт авыллары арасындагы болынлыкта Сабан туе бәйрәмен үткәрү традициягә керде. Бу гадәт быел да онытылмады.

Бәйрәмне үткәрү өчен Әлмәт авылыннан чыккан игелекле, киң күңелле затларыбыз акчасына барлык кирәк-яраклар алынды. Яңа Әлмәт авылы егете Рәшит Гыйззәтов бәйрәмне үткәрү өчен ярдәм итеп кенә калмады, быел түгәрәк даталарын билгеләп үтүче авылдашларга акчалата бүләкләр дә ясады. Очрашу-күрешү бәйрәме төрле уеннар, җыр-бию, ярышлар, көрәш белән өч мәйданда узды. Шунда ук сәүдә рәтләре дә оештырылды.
Кул көрәшендә батыр исеменә Иске Әлмәт егете Илдар Мингалимов лаек булды. 101 килограммлы герне күтәрүдә кунак Фәрит Сәлахетдинов иң көчле дип табылды. Биек колгадан призны Кычытканлы егете Алмаз Хафизуллин алды. Көрәштә исә абсолют батыр булып Нурлат егете Алмаз Мостафин калды. Кыскасы, бәйрәм күңелле ял, очрашу, күрешү чарасы булып истә калды.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат