Нурлат авылларында һәйкәлләр яңартылачак
Районда Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Бөек Ватан сугышы батырлары истәлегенә куелган һәйкәлләрне яңарту буенча сметалар төзелә башлады.
Кама аръягы һәм Нурлат шәһәре тарихы төбәк музее һәм район башкарма комитетының төзелеш бүлеге хезмәткәрләре составындагы эшче төркем өченче көн инде авылларга чыгалар. Бүген алар Колбай Мораса, Көрнәле Әмзә, Мамык, Төрнәс авылларында булачаклар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев