Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат бакчачыларының алмагачлары көзен дә чәчәк ата

Нурлатлы Марсель һәм Изилә Галиуллиннар гаиләсендә алмагач язын да, көзен дә чәчәк ата икән.

Бу алмагачны гаилә башлыгы күрше райондагы питомниктан алып кайткан булган. Әле узган ел гына яшь гаилә Әхмәтов урамында йорт төзеп чыккан һәм 8 сутыйлы участокка яшелчә, җиләк-җимешен дә утырткан. Узган елның язында утырткан дүрт төп алмагач хуҗаларын алмалары белән дә сөендерергә өлгергән икән. "Быел бу алмагачтан 3 алма ашаган идек инде, - ди хуҗабикә Изилә. - Сентябрь башында бәрәңге алырга дип бакчага чыксак, алма агачының шау чәчәккә күмелгәнен күреп хәйран калдык". Мондый могҗизаны яшь гаилә кышның салкын буласына юрый. Сынамыш чынга ашармы-анысын вакыт күрсәтер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат