Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат балалар сәнгать мәктәбе укучылары елны уңыш белән төгәлләде

Шимбә, 24 май көнне, Балалар сәнгать мәктәбендә Валентина Бурганова классында белем алучы Гүзәл Яруллина белән Булат Мөбарәкшин (концертмейстерлары Валентина Бадина) Казанда халык уен коралларында яшь башкаручыларның "Виват, домра!" Бөтенроссия конкурсында катнашып, III дәрәҗә лауреат исем алып кайттылар.

- Конкурста Россиянең төрле почмакларыннан сәләтле яшь башкаручылар катнашты, - ди Валентина Бурганова. - Гүзәл дә, Булат та конкурска катлаулы яңа программа әзерләделәр һәм уңышлы чыгыш ясадылар. Елны Бөтенроссия дәрәҗәсендәге чираттагы уңыш белән тәмамлавыбыз укучыларга киләсе уку елына зур өметләр бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат