Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат балалар сәнгать мәктәбе укучылары хисап тота

Бу көннәрдә Балалар сәнгать мәктәбендә барлык бүлекләрнең дә хисап концертлары уза.

Кичә, 14 апрель көнне, мәктәпнең халык уен кораллары бүлеге укучылары сәхнәгә менде. Төрле сыйныфларда укучы балалар ел дәвамында өйрәнгән музыкаль әсәрләрен башкардылар, аерым башкаручылар белән бергә бүлекнең домрачылар ансамбле, оркестр чыгышы да тәкъдим ителде. Мәктәпнең халык уен кораллары бүлеге укучылары ел дәвамында төрле төбәк һәм республика күләмендәге бәйгеләрдә уңышларга ирешүләре белән дә теләп уртаклаштылар. Сәнгать мәктәбенең гомуми хисап концерты исә 28 апрель көнне Мәдәният сараенда узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат