Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат балалары дини белемнәрен күрсәттеләр

Якшәмбе көнне Якты Күл авылында дини викторина узды.

Балаларның дини белемен, дин тарихы турында мәгълүматын, тәҗвид кагыйдәләрен белүен сынауга корылган мондый викторинаның быелгысы бишенче тапкыр үткәрелә икән. Район мөхтәсибе Айрат хәзрәт Әюпов фатихасыннан һәм вәгазеннән башланган чараны мөхтәсиб урынбасары Абдулла хәзрәт Мортазин бик җанлы итеп алып барды. Викторинада 14 яшькә кадәрге 100ләп бала көч сынашты, аларга вариантлап 300ләп сорау әзерләнгән иде. Язма җавапларны мәртәбәле жюри тикшергән арада, балалар телдән җавап бирделәр, догалар укып үз белемнәрен күрсәттеләр. Нәтиҗәдә барлык катнашучыларга да татлы бүләкләр өләшенде, тамашачы соклануын яулаган нәниләр аерым билгеләп үтелде, ә беренче биш урын алучы 8 балага бүләкләр тапшырылды. Беренче урын һәм бүләккә телефон исә Түбән Нурлат авылыннан Диләрә Шәйдуллинага насыйп булды. Абдулла хәзрәттә биш ел дин сабаклары алучы кызның язма җаваплары бик төгәл һәм дөрес иде, ул телдән сынауларда да актив булды. Кизләүдән Шәүкәт Сәлахов икенче урынга лаек дип табылды. Викторина исә катнашучыларның мөгаллимнәре, ата-аналары өчен дә кызыклы аралашу, белем сынау һәм мәгълүмат туплау ягыннан бик файдалы булды.

- Шимбә көнне бик матур итеп Кизләү укулары үткәрдек, киләчәктә аны республикакүләм чара итәргә дә исәбебез юк түгел,-диде Айрат хәзрәт.-Шул рәвешле диннең тормышыбызда, балаларыбызда ныгуын телибез. Дини тәрбия беркайчан яманлыкка өндәми, әдәп-әхлак исә хәзер бигрәк тә кирәкле сыйфат.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат Дин џђм тђрбия