ХӘБӘРЛӘР
Нурлат балыкчыларының бәхетен сынап карарга форсат бар
Һәвәскәр балыкчыларга шушы көннәрдә үз бәхетләрен сынау өчен бер дигән форсат чыгарга тора: 29 июньдә Егоркино авылы янындагы буада "Сувар" республика чуваш газетасы спорт балык тотуы буенча ачык турнир оештыра.
Катнашырга теләүчеләрне теркәү иртәнге 4тә, ә бәйге үзе 5тә башланачак. 4 сәгать эчендә иң күп балык тотучы җиңүче исеменә лаек булачак, ә иң зур балык тотучыга махсус приз каралган. Шунысы да бар: кармак таягы икедән, аларга беркетелгән кармак янә дә икешәрдән артмаска тиеш.
Кармакларыгызны әзерләгез, балыкчылар!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев