Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат батыры исемен Илфат Гыймадиев яулады

Быел Сабантуйның көрәш мәйданына кечкенәләр арасында 60тан артык, ә өлкәннәрдән 40лап көрәшче чыкты.

Келәмгә чыккан көрәшчеләр арасында Нурлат, Югары, Түбән Нурлат, Иглай, Киекле, Чулпан егетләре бар иде. Шулай ук читтән килгән кунаклар да булды. Һәр үлчәү категориясендә чемпион калган һәм призлы урын алган батырларны район башлыгы Равил Кузюров котлады һәм бүләкләр тапшырды. Сабантуйның төп бизәге, әлбәттә инде, абсолют батыр өчен алыш булды. Быел бу дәрәҗәле титул өчен Нурлат пәһлеваны, Россиянең спорт мастеры, район сабантуйлары батыры Илфат Гыймадиев белән Казаннан килгән кунак, атказанган спорт мастеры, күптапкырлар республика чемпионы, билбау көрәше буенча дөнья чемпионы Илнар Әхмәтҗанов алышты. Һәм Илфат бу көрәштә күпсанлы тамашачыларга чын батырлар рухын күрсәтә алды: очрашу барышында 0:2 исәбенә оттырып баруга каамастан, соңгы секундларда ул данлыклы көндәшен сыртына сала алды. Шул рәвешле, Илфат Гыймадиев дүртенче тапкыр Нурлат сабантуеның абсолют батыры булып танылды. Аңа төп бүләк тәкәне - район башлыгы Равил Кузюров һәм ТР Дәүләт Советы депутаты, "Нурлатнефть" НГДУсы начальнигы Илгиз Салихов тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев