Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат белгечләре 100әр мең сумлык Грантка ия булды

Районның 6 авыл хуҗалыгы белгече ел нәтиҗәләре буенча "2013нче елда ТРда иң яхшы агросәнәгать комплексы белгече" дигән исемгә лаек булып, 100әр мең сумлык Грантлар алды.

Болар - "Нурлат сөте" ОООсы бухгалтеры Надежда Храмова, ветеринария табибы Сәлимҗан Хисмәтуллин, "Сөләйманов Ә.И" КФХсы баш инженеры Ринат Абдрахманов, "Агро-Развитие" ОООсы зоотехник-ветеринары Рөстәм Шәйхетдинов, экономист Елена Чернова һәм авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс-икътисад бүлеге начальнигы Татьяна Даркина.
"Нурлат сөте" ОООсының баш ветеринария табибы Сәлимҗан Хисмәтуллинның авыл хуҗалыгында эш стажы 28 ел исәпләнә. Аның шактый өлешен Хафизов исемендәге хуҗалыкта эшләп үткәрсә, соңгы 6 елда "Нурлат сөте"ндә баш ветеринария табибы ул. Хуҗалык районда мөгезле эре терлекләр саны буенча районда иң зурысы исәпләнә, шуңа да ветеринария табибларына эшнең бетәсе юк, күрсәткечләр яхшы булсын өчен шактый тырышлык куярга туры килә. Ә быел республикада беренче тапкыр игълан ителгән әлеге конкурс таләпләре арасында еллык нәтиҗәләрнең уңай һәм динамикалы булуы төп күрсәткеч итеп алынган да. Әлбәттә, тармакта эш стажы, хезмәт колективында һәм районда тел-теш тигергесез репутация, яңа технологияләрне актив үзләштереп эшләү һәм башкалар да искә алынган.
- Дөресен генә әйткәндә, Грантка тәкъдим иткәч, җиңү яулармын дип уйламаган да идем, - ди ул. - Район башлыгының, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең бүләкләрен алгаласам да, республика күләмендә мондый зур бүләккә беренче тапкыр лаек булуым. Авыл хуҗалыгы белгечләренең хезмәтенә шундый зур игътибар бирүләре бик яхшы, әлбәттә, бу безнең һөнәрләрнең популярлыгын арттыруга зур этәргеч булырдыр дип уйлыйм.
Икенче бер Грант иясе - Надежда Храмова авыл хуҗалыгында 45 ел. "Татарстанның атказанган иткътисадчысы" дигән мактаулы исемгә ия. Надежда Ивановна авыл хуҗалыгында колхоз-совхозлар чорында эшли башлап, аннан соңгы үзгәртеп кору елларын да кичергән кеше.
- Ул чагында Синдряков исемендәге хуҗалыкта район гына түгел, республика күләмендәге семинарлар үткәрә, тәҗрибә уртаклаша торган идек. Беренчеләрдән булып учетның журнал-ордер формасын гамәлгә керттек, берничә тапкыр министрлык коллегиясендә дә чыгыш ясадым, кадрларны кабаттан әзерләү инситутында да лекцияләр укырга туры килде, - дип искә ала ул елларны. Бүгенге көннең заманча технологияләрен дә бер авырлыксыз үзләштергән. - Хәзер эш күләме бик зур, ә яңа компьютер программалары бар нәрсәне дә оператив һәм төгәл башкарырга ярдәм итә, - ди ул.
Ә авыл хуҗалыгында мондый программа, проектлар күбрәк булсын иде, дип саный ул.
- Авыл кешесенең хезмәте җиңел дип әйтеп булмый. Авыл җиренә яшь белгечләрне җәлеп итү өчен мондый Грантлар булу бик кирәк. Аннан эшеңне югары бәяләүләре алга таба да стимул бирә. Республика хөкүмәтенең нәкъ менә авыл кешесенең хезмәтенә игътибар юнәлтүе бик вакытлы һәм кирәкле эш, - дип үз фикерен белдерә тәҗрибәле бухгалтер-экономист.
Гомумән, районда Грантка ия булучыларның һәркайсы бу тармакка язмышларын бәйләгән кешеләр. Рөстәм Шәйхетдиновның хезмәт стажы 31 ел, ул "ТРның атказанган ветеринария табибы" дигән мактаулы исемгә ия. Елена Чернова 23 ел гомерен бухгалтерлык хезмәтенә багышлаган, Ринат Абдрахманов та җирле хуҗалыкта 31 ел эшли. Татьяна Даркинаның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә эшкә килүенә дә 11 ел булган инде, ә тармакта гомуми стажы 23 ел исәпләнә. Әнә шулай, республика Грантына ия булучыларның һәркайсы әлеге зур бүләккә хезмәт һәм тырышлык тулы зур юл үтеп килгән.
Ә "Агросәнәгать комплексының иң яхшы белгече" Грантына конкурс быел да дәвам иттерелә, һәм анда үз эшләренә бирелгән һәм уңай күрсәткечләргә лаек булган белгечләр катнаша алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат