Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат белгечләре каникулны компьютер артында уздырмаска киңәш итә

"Улым җәйге каникулга чыккач, компьютер да бераз ял итәр дип уйлаган идем. Әмма ялгышканмын, элегрәк бала каникул вакытында дуслары белән уйный, лагерьда ял итә иде. Ә хәзер аны планшеттан аерып алып булмый. Ни эшләргә?" Газета укучыбыз Елена аптырап безнең редакциягә мөрәҗәгать итте. Баксаң, әлеге компьютерга бәйлелек проблемасы бер Елена гаиләсен...

"Улым җәйге каникулга чыккач, компьютер да бераз ял итәр дип уйлаган идем. Әмма ялгышканмын, элегрәк бала каникул вакытында дуслары белән уйный, лагерьда ял итә иде. Ә хәзер аны планшеттан аерып алып булмый. Ни эшләргә?"
Газета укучыбыз Елена аптырап безнең редакциягә мөрәҗәгать итте. Баксаң, әлеге компьютерга бәйлелек проблемасы бер Елена гаиләсен генә борчымый икән. Ялның күп төрләре арасында иң алдынгы урынга чыккан компьютер уеннары балаларны гына түгел, яшьләрне һәм өлкәннәрне дә үзенә тартып ала. Компьютерга бәйлелек баланың яше белән бергә арта бара, диләр табиблар. Әмма компьютер белән аралашу көненә 2-3 сәгатьтән артырга тиеш түгел икән. Балада компьютерга бәйлелек барлыкка килүне ничек белергә соң? Без бу хакта белгечләрдән сораштырырга булдык.
- Иң элек ул компьютер артында озаграк утыра башлый, - ди шәһәрнең 3нче урта мәктәбе психологы Ольга Ефремова. - Баланың башка нәрсәләргә кызыксынуы кими. Ашавы начарлана, йокысы кача, үз эченә бикләнә башлый. Тиешеннән артык компьютер артында утыру физик һәм психик яктан сәламәтлеккә зыян салырга мөмкин. Аерым алганда, сын-гәүдәгә, мускулларга, сөякләрнең тыгызлыгына, күзләргә зыян китерә.
- Компьютердан баланы ничек арындырырга соң?
- Иң яхшысы, баланы төрле түгәрәкләргә һәм секцияләргә бирү. Спорт, төрле кул эшләре, робототехника, бию һәм башка түгәрәкләргә йөргән баланың компьютерда уйнарга вакыты аз калачак. Аннан ата-ананың бала белән шөгыльләнергә вакыты булмау да әлеге проблемага юл ача. Ата-ана өй һәм эш проблемалары белән ничек кенә мәшгуль булса да, үз баласына вакыт табып, аны төрле уеннарга тартырга тырышсын иде.
- Баланы ничә яшьтән компьютер артына утыртырга мөмкин?
- Монда төгәл яшь нормалары юк. Әмма белгечләр балага 3 яшькә кадәр бөтенләй компьютер янына килергә рөхсәт итми. Интернет челтәренә дә үзлектән 9 яшь тулгач кына керергәҗ киңәш ителә. Нигездә компьютер бәйлелеге нерв системасы тотрыксыз булган балаларга "ябыша". Шуңа да әлеге проблеманы вакытында ачыклап, компьютер турында онытып, табибларга мөрәҗәгать итү яхшы булыр.
- Баланы компьютердан тыю әлеге проблеманы хәл итәрме?
- Тыелган җимеш татлырак диләр бит! Кисәк кенә компьютердан тыю да шулайрак булачак. Бу очракта бала белән вакытлыча компьютерда уйнамау турында килешергә кирәк. Компьютерның сәламәтлеккә зыяны белән беррәттән, аның акыл үсешенә файдалы ягын да билгели белгечләр. Компьютер уеннарын аз-азлап кына уйнаганда, бала социаль күнекмәләргә, анализ ясарга һәм командада уйный белергә, төрле карарлар кабул итәргә өйрәнсә, самолетларда очу, төрле машиналарда узышу кебек уен-симуляторлар техниканы үзләштерергә ярдәм итә, белем дәрәҗәсен арттыра, фикерне тупларга булыша, ди.
Компьютерда уйнау спорт белән шөгыльләнү, саф һавада уйнау, китап уку, фильмнар карау һәм дуслар белән аралашу кебек ялның бер төре генә булып калсын иде. Әгәр дә алда телгә алган вариантларга компьютер уеннары урын калдырмаган икән, кичекмәстән әлеге проблема белән көрәшергә кирәк. Ә иң яхшысы-мондый ситуацияне булдырмау.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат