Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат бердәмросслары кандидатларны праймеризда сайлаячаклар

Бу хакта "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан төбәк бүлеге сәяси Советының X утырышыннан соң билгеле булды.

Праймериз - "Бердәм Россия" өчен яңалык түгел. 2011нче елда РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлаганда нәкъ менә шундый яңалык кертелгән иде. Ул чагында Нурлат республикада праймеризны үткәрү мәйданчыкларының берсе булды. Быел 14 сентябрьдә үтәчәк ТР Дәүләт Советына сайлауларда депутатлыкка тәкъдим ителәчәк кандидатларны да нәкъ менә праймериз ярдәмендә сайларга җыеналар. Бу исә кандидатларны тәкъдим итү процессында гражданнарга, партия әгъзаларына, иҗтимагый оешмалар вәкилләренә катнашырга мөмкинлек бирә.
- Республикада праймеризлар апрель аенда 18 мәйданчыкта үтәр, һәркайсында 200ләп кеше катнашыр дип планлаштырыла. Нурлат җирле бүлекчәсеннән 70 кеше Лениногорскида оештырылачак мәйданчыкта фикер алышуларда һәм сайлауларда катнашачак, шуларның 35е - партия әгъзалары, 35е төрле иҗтимагый оешмалардан булырга тиеш, - ди партиянең Нурлат җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Зөлфия Лекомцева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат Единая Россия