Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат бердәмросслары бертавыштан җирле бүлекчә секретарен сайладылар

Бүген, 20 гыйнварда "Бердәм Россия" сәяси партиясе Нурлат җирле бүлекчәсенең XIX конференциясе үтте. Конференциядә делегатлар бердәм тавыш белән бүлекчә секретаре итеп район башлыгы Равил Кузюровны сайладылар.

Тавыш бирү альтернатив нигездә яшерен тавыш бирү юлы белән үткәрелде. Конференциядә шулай ук җирле бүлекчәнең сәяси Советы тулыландырылды һәм РФ Президенты Владимир Путинның Федераль Җыенга еллык Юлламасы хакында фикер алышу булды.
Конференция эшендә "Бедәм Россия"нең Татарстан төбәк бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Кондратьев, "Бердәм Россия" Татарстан төбәк бүлеге сәяси Советы әгъзасы, ТР Дәүләт Советы депутаты Марат Хәйруллин, ТР Дәүләт Советы депутаты Илгиз Салихов катнаштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат