Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат бердәмросслары китапханә белән берлектә студентларга Батырлык дәресе үткәрде

Бүген, 17 февральдә, "Бердәм Россия" партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе җирлекара китапханә белән берлектә Нурлат аграр техникумы студентлары өчен Батырлык дәресе үткәрде.

Чарада китапханә хезмәктәрләре студентларга тәкъдир итү ярдәмендә Ватанны саклау, армия хезмәте, ватанпәрвәрлек турында сөйләделәр, шул темалар буенча фикер алышулар оештырдылар. Батырлык дәресе кысаларында егетләр өчен "Армиянең бер көне" дип аталган конкурс программасы да оештырылган иде. Егетләр анда армиягә әзерлек буенча белемнәрен күрсәттеләр, көч сынаштылар һәм үзләре өчен күп кызыклы яңалыклар белделәр.
Бу көннәрдә партиянең барлык башлангыч бүлекчәләр инициативасы белән белм бирү учреждениеләрендә дә Батырлык дәресләре дәвам итә, "Яшь гавардия"челәр белән берлектә ветераннарга волонтерлык ярдәме оештырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат Батырлык дәресе