Нурлат-⁠информ
  • Рус Тат
  • Нурлат Бердәмросслары конференция үткәрде

    Бүген, 11 июнь көнне, "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясе Нурлат җирле бүлекчәсе XX конференциясенең беренче этабы үтте.

    Анда Татарстан Республикасының Дәүләт Советына бишенче чакырылыш депутатларын сайлауларда катнашу буенча җирле бүлекчә алдына куела торган бурычлар төп мәсьәлә буларак каралды. Җирле бүлекчә секретаре, район һәм шәһәр башлыгы Равил Кузюров үзенең чыгышында конференция делегатларын сайлауларны үткәрүдә оешканлык һәм активлык күрсәтергә, халык ышанычын реаль эшләр белән яуларга чакырды һәм бүгенге көндә халыкның тормыш-көнкүрешен яхшыртуга юнәлтелгән эшләргә тукталды. Билгеле булганча, ТР Дәүләт Советына сайлаулар 2014 елның 14 сентябрендә узачак. Бу хакта карар Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 52нче утырышында 9 июнь көнне кабул ителде. Конференция эшендә партиянең Татарстан төбәк бүлеге сәяси Советы әгъзасы, ТР Дәүләт Советының икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек буенча рәисе урынбасары Марат Хәйруллин катнашты һәм тулаем республика буенча сайлау алды кампаниясенең үзенчәлекләренә тукталды. Конференциядә шулай ук партиянең Татарстан төбәк бүлеге XXII конференциясенә делегатлар сайланды. 5 июль көнне Казанда узачак конференциядә җирле бүлекчә секретаре Равил Кузюров, ТР Дәүләт Советы депутаты" "Нурлатнефть" НГДУсы начальнигы Илгиз Салихов, "ТНП Зүзәйнефть" ААҖ генераль директоры Шамил Яһудин, "Дружба" микрорайоны" башлангыч бүлекчәсе секретаре Татьяна Фадеева, шул бүлекчә әгъзасы Владимир Борзов һәм "АгроИнвест" идарәче компаниясе генераль директоры Рәис Сөләйманов катнашачак.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: Нурлат
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: