Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат бердәмросслары праймеризларга әзерләнә

Бүген, 1 апрельдә, "Бердәм Россия"нең Нурлат җирле бүлекчәсендә алга таба Нурлат районының муниципаль берәмлекләр вәкиллекле органнарына депутатлыкка кандидатлар итеп тәкъдим итү өчен кандидатлар билгеләү буенча партия эчендә алдан тавыш бирү (праймериз) үткәрү буенча оештыру комитетының утырышы үтте. Анда партиянең сәяси совет әгъзалары, башлангыч бүлекчәләр секретарьлары катнашты. Утырышта катнашучылар оештыру комитетының...

Бүген, 1 апрельдә, "Бердәм Россия"нең Нурлат җирле бүлекчәсендә алга таба Нурлат районының муниципаль берәмлекләр вәкиллекле органнарына депутатлыкка кандидатлар итеп тәкъдим итү өчен кандидатлар билгеләү буенча партия эчендә алдан тавыш бирү (праймериз) үткәрү буенча оештыру комитетының утырышы үтте. Анда партиянең сәяси совет әгъзалары, башлангыч бүлекчәләр секретарьлары катнашты.
Утырышта катнашучылар оештыру комитетының рәисе итеп җирле сәяси совет әгъзасы, район башлыгы урынбасары Флюра Ногманованы сайладылар. Шунда ук праймеризларны үткәрүгә кагылышлы оештыру мәсьәләләре каралды, аларның сроклары билгеләнде. Башлангыч бүлекчәләрдә эчке партия тавыш бирүләре быелның 2 апреленнән 15 июненә кадәр үткәреләчәк, ә кандидатуралар һәм сайлаучылар буенча тәкъдимнәр 2 апрельдән 25 апрельгә кадәр кабул ителәчәк. Оештыру комитеты әгъзалары шулай ук эчке партия тавыш бирүләрен оештыру һәм үткәрүнең Регламентын расладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев