Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат бердәмросслары праймеризларны 27 мәйданчыкта үткәрәчәк

Бу хакта бүген "Бердәм Россия" партиясе Нурлат җирле бүлекчәсенең алга таба муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарына депутатлыкка кандидатлар итеп тәкъдим итү өчен кандидатлар билгеләү өчен эчке партия тавыш бирүләрен үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында хәл ителде.

Район башлыгы урынбасары, сәяси совет әгъзасы Флюра Ногманова җитәкчелегендә узган утырышта кандидатларының сайлаучылар белән очрашуларын авыл җирлекләрендә 12 майдан 22 майга кадәр билгеләнгән график буенча үткәрергә дип хәл иттеләр. Шунда ук алга таба партия эчке сайлауларында катнашачак кандидатларның, сайлаучыларның исемлекләре расланды. Праймеризларда 1280 сайлаучы катнашачак, аларның 50 проценты башлангыч бүлекчәләрдән, калган яртысы иҗтимагый оешмалардан булачак. Шунда ук оештыру комитеты эчке партия тавыш бирүләрендә тавыш бирү тәртибен һәм бюллетень формасын, санау комиссиясен раслады, аның составында 12 кеше эшләячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат