Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат бердәмросслары сайлау кампаниясенә йомгак ясадылар

Бүген, 21 сентябрьдә, "Бердәм Россия" сәяси партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе XXI конференциясенең өченче этабы үтте. Конференциядә делегатлар бүлекчәнең җирле үзидарә вәкиллекле органнарына депутатлар сайлау буенча сайлау кампаниясенә нәтиҗәләр ясадылар.

Нурлат җирле бүлекчәсе сәяси Советы әгъзасы Флюра Ногманова бердәмроссларның сайлауларда активлык күрсәтүләрен аерым билгеләп үтте.
- Сайлауларга әзерлек чорында бердәмросслар халык арасында зур эш алып бардылар. 27 мәйданчыкта праймеризлар узды, авылларда халык җыеннары һәм шәһәрдә гражданнар белән очрашулар зур активлык белән үтте. Сайлауларда халык күпчелек тавышны "Бердәм Россия"гә биреп, үз ышанычын белдерде. Партиянең бәхәссез җиңү яулавы алга таба да сайлаучыларның ышанычын аклап эшләүне бурыч итеп куя, - диде ул.
Конференция делегатлары бүлекчәнең сайлауларга әзерлек буенча эшен канәгатьләнерлек дип тапты. Шунда ук делегатлар җирле сәяси Совет составына үзгәрешләр дә керттеләр. Сәяси совет әгъзалары Рәмзия Сингатуллина белән Аркадий Клементьев урынына Сергей Белов белән Әлфия Галәветдинова сайланды. Соңрак яшерен тавыш бирү юлы белән альтернатив нигездә муниципаль берәмлек башлыгы - "Нурлат муниципаль районы" муниципаль берәмлеге Советы рәисе вазифасына кандидат итеп Равил Кузюровны сайладылар.
Конференцияне бүлекчә секретаре Равил Кузюров алып барды, аның эшендә ТР Дәүләт Советы депутаты Марат Шаһитов катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат конференция бердәмросслар