Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат бердәмросслары сайлаулар һәм Җиңү бәйрәменә әзерләнә

Кичә, 23 апрель көнне, "Бердәм Россия" партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе сәяси Советының чираттагы утырышы үтте.

Утырышның көн тәртибендә каралган беренче сорау Нурлат муниципаль районы вәкиллекле органнарына сайлауларга праймеризлар үткәргәндә партиядән сайлаучылар составын билгеләү турында иде. Нәтиҗәдә, бердәмросслылар праймеризларда 640 сайлаучы катнашачак дигән карар кабул итте. Утырышта шулай ук җирле бүлекчәнең XXI конференциясенең I этабын 30 июньгә кадәр үткәрергә дип хәл иттеләр, аның көн тәртибен билгеләделәр. Шунда ук партия проектларын тормышка ашыру, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган чараларда актив катнашу турында да эшлекле сөйләшү булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат